FISU президенты Клод-Луи Галльен: Универсиадага әзерлекне спорт мирасы буларак та кабул итәбез
11.05.2012Бүген Татарстан башкаласы дәрәҗәле кунаклар кабул итә – Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) Башкарма комитеты утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, FISU Президенты Клод-Луи Галльен, Халыкара студентлар спорты федерациясенең беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин, FISU Генераль секретаре Эрик Сайнтронд, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, “Казанда 2013 нче елгы XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры Владимир Леонов, җәйге һәм кышкы Универсиада директорлары, FISU Башкарма комитеты әгъзалары, милли студент спорт берлекләре рәисләре катнашты.
Клод-Луи Галльен биредә җылы кабул итү өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Президентка рәхмәтен җиткерде. Ул шулай ук Бөтендөнья студентлар Уеннарына җитди әзерлек алып баруга үз өлешен керткән структураларга да зур рәхмәтен белдерде. “Универсиада үзе ике атна гына дәвам итсә дә, әзерлек барышында тупланган мирас озак елларга җитәчәк. Шунысы сөенечле: Казанда яшьләр тормышында спортның зур роль уйнавы турында тирән аңлау яши. Мин Универсиадага әзерлекнең югары дәрәҗәдә дәвам итәчәгенә һәм Универсиадалар тарихында иң уңышлы уеннар Казанда узачагына ышанам”, - дип белдерде ФИСУ Президенты. “Спорт өлкәсендә Универсиада бәлки иң зур чара булмаса да, яшьләр мохитендә бу төп чара санала. Биредә спорт кына түгел, мәгариф, мәдәният һәм көнкүреш тә чагылыш таба”, - дип белдерде Клод-Луи Галльен.
Мәртәбәле кунак Казанда быел сентябрь аенда көтеләчәк Чираттан тыш Генераль ассамблея һәм киләсе елда ФИСУ-Гала чарасы уздырылачагы турында да искәртте.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында FISU Башкарма комитеты әгъзаларын кабул итүнең безнең өчен зур горурлык булуын шәрехләп үтте. “Сез безгә бик якын, без үзебезне FISU гаиләсе әгъзалары итеп тоя башладык инде”, - дип билгеләп үтте Президент. Ул басым ясаганча, Халыкара студентлар спорты федерациясе Башкарма комитеты утырышын Казанда уздыру – бик җаваплы, әһәмиятле чара. Президент утырышта катнашучыларның республика башкаласында нәтиҗәле фикер алышачагына өметен баглады.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, Казанда 2013 нче елгы җәйге Универсиадага әзерлек эшләре федераль һәм республика хезмәтләренең актив катнашы белән FISU таләпләренә буйсынып алып барыла. Аеруча актуаль мәсьәләләр Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов рәислегендә оештыру комитеты утырышында карала. “Әзерлек процессының төп казанышларының берсе чит ил спортчылары һәм рәсми делегацияләр өчен визасыз керү режимын булдырудан гыйбарәт. Россия Президенты Указы 2012 нче елның 30 мартында имзаланды”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Әлеге документ нигезендә, илгә керү өчен “Казан 2013” Башкарма дирекциясе бирәчәк шәхси аккредитация таныклыклары һәм гамәлдәге паспорт хезмәт итәчәк. Визасыз режим 2013 нче елның 25 июненнән 25 нче июленә кадәр үз көчендә булачак.
Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларның Универсиадага әзерлек кысаларында Казанда башкарылучы эшләрнең шаһиты була алуын искәртте. “Хәзерге вакытта урам-юл челтәрен камилләштерү, аэропорт комплексында үзгәртеп кору эшләре алып барыла. Без Универсиада хуҗабикәсе хокукына ирешүебез белән бик бәхетле, чөнки шәһәр инфраструктурасы күзгә күренеп үзгәрә, транспорт, юл инфраструктурасы яхшыра, интермодаль пассажирлар ташу проекты гамәлгә ашырыла. Яңа кунакханәләр төзелә”, - дип, республика башлыгы кунаклар кабул итү өчен кунакханәләрдә урыннар җитәрлек булырга тиешлеген, кунакханәләр төзелеше эшен киңрәк җәелдерерү заруриятен искәртте. Президент шәһәрдә алып барылучы төзекләндерү эшләренең халык өчен берникадәр уңайсызлыклар тудыруын билгеләп үтеп, моның өчен гафу үтенде. “Киләсе елга сез күркәмләнгән, чиста һәм үзгәртелгән шәһәргә киләчәксез”, - дип вәгъдә бирде ул.
Татарстан җитәкчесе басым ясаганча, билгеле, Универсиадага әзерлек кысаларында спорт объектлары төзелеше хәлиткеч роль уйный. Гамәлдәге спорт корылмаларын төзекләндерү буенча программа старт алган. “Якын арада Гимнастика үзәге ачылачак. Спортның су төрләре сарае, яңа футбол стадионы төзелеше график нигезендә алып барыла”, - дип билгеләп үтте ул. Рөстәм Миңнеханов сафка бастырылган спорт корылмаларының Казан югары уку йортлары мәнфәгатьләренә хезмәт итүен һәм моның массакүләм спорт үсеше күрсәткечләрендә уңай чагылыш табуын билгеләп үтте.
Физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен “Һәркемгә уңайлы мохит” республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук балалар-үсмерләр спортын үстерү юнәлешендә җитди эшләр башкарыла. Физик мөмкинлекләре чикле булганнарга яраклаштырып, 14 спорт объекты куллануга тапшырылган. “Универсиада һәм аңа әзерлек студентлар спортын яңа дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итте. Без башкарган эш студентларны күпләп спортка җәлеп итәргә мөмкинлек бирә”, - ди Рөстәм Миңнеханов. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренең ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм Казан мэриясе графигы нигезендә гомуми белем бирү учреждениеләренә шөгыльләнү өчен файдалануга бирелүен дә искәртте Президент.15 спорт бинасы вузлар карамагына бирелгән.
Студентлар спорты үсешен тәэмин итүче куәтле коралларның берсе, студентлар спорт лигаларын булдырудан гыйбарәт. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, башкалада студентлар футбол лигасы төзелде, студентлар баскетболы ассоциациясенә нигез салдынды. Бадминтон, өстәл теннисы кебек спорт төрләрендә дә студентлар берләшмәләрен булдыру өстендә эш алып барыла.
“Мин сезнең алда Казанда Универсиаданың югары дәрәҗәдә узуы өчен җавап тотам”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Универсиада узгач та Татарстан һәм Халыкара студентлар спорты федерациясе арасында хезмәттәшлек яңа юнәлешләр буенча дәвам итәчәгенә өметен баглады.
Олег Матыцин фикеренчә, Казанда узачак Универсиада спорт үсешенең яңа системасын булдыруга һәм яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. “Яңа яшьләр культурасын тәрбияләү мәсьәләсендә башка төбәкләргә Татарстаннан үрнәк алырлык. Студентларның төп хәзинә булуын истә тотарга кирәк”, - дип шәрехләде ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте