Татарстан Премьер-министры “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышында катнашты

28.12.2018

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген  “Сетевая компания” ААҖ  Директорлар советының күчмә утырышында катнашты. Анда шулай ук “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты.

Утырыш Идел буе электр челтәрләренең яңа базасы территориясендә узды.

Утырыш кысаларында“Сетевая компания” ААҖ  һәм “Ростелеком” ГАҖ арасында  энергосервис буенча килешү имзаланды.

Килешүнең төп максаты - интеллектуаль исәпкә алу системасын урнаштыру юлы белән электр энергиясе югалтуларын киметү. Хәзерге вакытта электр энергиясен югалту нормативлардан артып киткән торак пунктлар сайланган. Әлеге торак пунктлар интеллектуаль исәпкә алу системалары белән тәэмин итү өчен объектлар буларак билгеләнгән.

Директорлар советына электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын характерлаучы күрсәткечләр тәкъдим ителде.

“Сетевая компания” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышы барышында компаниянең электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы, җитештерү һәм финанс-икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләре, 2018 елның 9 аенда компаниянең капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыру һәм 2018 ел нәтиҗәләре буенча фаразланган күрсәткечләр каралды.

Утырышта шулай ук 2019-2024 еллар чорына мәгълүмат системаларын үстерү концепциясе хупланды.

 


“Сетевая компания” ААҖ матбугат хезмәте.