Мәскәүгә төп чыршы бәйрәменә быел Татарстаннан 104 баланы җибәрәләр. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
“Иртәгә Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда илнең төп чыршысы ачыла. Бәйрәмгә Татарстаннан 104 бала барачак. Алар Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаучылар, спорт белән шөгыльләнеп, югары күрсәткечләргә ия булган алдынгы укучылар, кадетлар һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары. Балаларны медицина персоналы, полиция хезмәткәрләре озата барачак”, - диде ул.
Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, Мәскәүнең төп чыршы бәйрәменә социаль приютларда тәрбияләнүче сигез бала да барачак.
Мәскәүгә чыршы бәйрәменә баручыларга Яңа ел бүләкләре һәм шәһәр буенча экскурсия дә каралган.
Бу минутларда "Татнефть-Арена" сараенда республикакүләм Чыршы бәйрәме башланып китте. Яңа ел тамашасы эчтәлегендә, киләсе ел эшче һөнәрләр елы булуын күздә тотып, хезмәткә мәхәббәт темасы да чагылыш таба.
Президент чыршысы быел унисигезенче мәртәбә уза. Яңа ел тамашасына республиканың 8 меңнән артык укучы баласы чакырылган. Болар - уку алдынгылары, олимпиада, бәйгеләрдә җиңүчеләр, спорт өлкәсендә үзен таныткан һәм авыр тормыш шартларына дучар булган балалар.
Тамаша сценариеның асылында - хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, гафу итә, кичерә белү.
Чара Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкияте белән ачылды. Шүрәленең бармагын кыскан Батыр шәһәр халкы белән Яңа елга әзерләнә.
Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, тамашада меңгә якын артист һәм җырчы катнаша. Шулай ук популяр җырчы Юлианна Караулованың да чыгыш ясавы көтелә.
Узган ел 130 меңнән артык турист Яңа ел каникулларын Казанда үткәргән. Быел исә республикада туристлар санының унбиш процентка артуы көтелә. Бу хакта Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.
“Каникуллар чорында ял итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә Татарстан башкаласы да керде. Узган ел Яңа ел бәйрәмендә Казан 130 меңнән артык кунак кабул иткән. Быел республикада туристлар агымының унбиш процентка артуы көтелә. Башкала кунаклары яхшы тәэсирләр белән кайтып китсен өчен актив эшчәнлек алып барабыз”, - диде ул.
Сергей Иванов әйтүенчә, Татарстанда кунакларны кабул итү өчен 386 кунакханә эшли. Хәзерге вакытта Яңа ел төнендә Казан кунакханәләренең 84 проценттан артыгы тулган.
“Әлеге күрсәткеч 2-7 гыйнвар көннәрендә тагын да артачак. Туристлар кунакханәләрдә өч көнгә туктала”, - диде Сергей Иванов.