Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар Советы президиумы утырышында катнашты.
Чара илнең барлык төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Ул хәбәр иткәнчә, бүген Илкүләм проектлар Советы президиумының йомгак утырышы. «Без узып баручы елдагы эшебезгә йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнарыбыз турында сөйләшәбез. Безнең белән федерациянең барлык субъектлары да, һәм монда илкүләм проектлар өчен җаваплы барлык ведомстволар җитәкчеләре, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең шул мәсьәләләрне алып баручы урынбасарлары катнаша, - диде Дмитрий Медведев. – Ел үзенчәлекле булды. Президент указында яңа бурычлар, икътисадый үсеш, социаль өлкә максатлары куелган иде. Аларга ирешүгә дәүләтнең күп ресурслары, бизнес ресурслары, иҗтимагый ресурслар юнәлдерелде. Кыска вакытлар эчендә без төрле тармакларда зур уңышларга ирешергә тиешбез».
«Мәгариф» илкүләм проекты турында нотык белән Россия Мәгариф министры Ольга Васильева чыгыш ясады.
Төбәкләр вәкилләре белән аралашу интерактив режимда – видеоконференцэлемтә кысаларында алып барылды. Аерым алганда, Новгород өлкәсе Губернаторы Андрей Никитин да мәгълүмат бирде.
Нотыклар белән төгәлрәк Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми сайтында танышырга мөмкин - http://government.ru/news/35168/