Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән «Татар жыры - 2018» XIX халыкара татар эстрадасы фестивален карады. Концерт Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында узды.
Чарада «Иң яхшы дуэт», «Иң яхшы видеоклип», «Ел ачышы» һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләрне игълан иттеләр.
«Татар жыры» тантанасы 1999 елдан бирле уздырыла. Чара барышында татар җыры өлкәсендә халык премиясе тапшырыла. Фестивальнең максаты – татар эстрадасының музыкаль елына йомгак ясау.
Быел елның иң популяр башкаручысы итеп Башкортостан Республикасының Атказанган артисты Радик Юльякшин («Элвин Грей») игълан ителде.