Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгенең Яңа елга бизәлешен карап чыкты

22.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның үзәгенең – Бауман урамының һәм Кабан күле яр буеның Яңа елга бизәлешен карап чыкты. Татарстан Республикасы Президентын башкала мэры Илсур Метшин озата йөрде. 

Быел Казанның Яңа елга бизәлешен Festi Group Италия компаниясе гамәлгә ашырган. Оешма бәйрәм чаралары концепцияләре һәм шәһәр тирәлеген декоратив системалар белән бизәү белән шөгыльләнә.

Festi Group Россия шәһәрләре белән эшләве беренче генә түгел.

Кабан күле яр буен карап йөргәндә Festi Group компаниясенә нигез салучы Валерио Фести аңлатмалар биреп барды. Бизәү Г.Камал ис. театр палубасында урнашкан, анда 28 метрлы яктырту композициясе куелган, аскы  палубада яктырту аркалары бар.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Бауман урамын йөреп чыкты. Аның да  декораторы Festi Group, анда 40 яктырту аркалары урнаштырылган. Валерио Фести билгеләп үткәнчә, Казан объектларын бизәү белән Италиядән 35 белгеч шөгыльләнде. Барлыгы 102 мең энергияне сак тотучы лампа, 60 километр электр үткәргеч чыбык һәм аркалар өчен 90 агач багана кулланылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Инде" интернет-журнал материаллары файдаланылды.