Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Әлмәттән мәктәп укучысы Регина Сәйфуллина чиновникларга социаль челтәрләрдә булу стратегиясен ничек эшләргә һәм гамәлгә ашырырга кирәклеге турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Регина Сәйфуллина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Президенты исә аның эшчәнлеге белән «Эшкуарлар фабрикасы» проекты кысаларында танышкан булган.
Genius Mind коммуникация агентлыгы (Әлмәт) компанияләрне алга җибәрү стратегиясен эшли, социаль челтәрләрдә профильләр дизайнын бизи, аккаунтлар алып бара, фикерләр лидерлары, блогерлар белән очраша, таргетлаштырылган рекламаларны җайга сала. Бүген агентлык социаль челтәрләрдә алты проектны алга сөрә (көязханә, кибет, хатын-кыз киемнәре кибетләр һәм башкалар). Регина Сәйфуллина хәбәр иткәнчә, 2019 елда ул үзмәшгульлек сыйфатында теркәлергә һәм проектлар санын арттырырга, шулай ук укыту юнәлеше белән дә шөгыльләнергә ниятли.
Регина Сәйфуллина дәүләт хезмәткәрләренә чиновниклар аккаунтларын алга сөрүдә һәм җәмгыятьне борчучы мәсьәләләрне хәл итүдә аның хезмәт күрсәтүләрен файдаланырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу халык белән араны якынайтачак, хакимияткә ышанычны арттырачак.
Уңай мисал итеп ул Удмурт Республикасы Башлыгы Александр Бречалов аккаунтын китерде.
Моннан тыш, Регина Сәйфуллина Рөстәм Миңнехановның чыгышларының берсендәге сүзләрен китерде: «Социаль челтәрләрдә була белергә кирәк».
Татарстан Президенты социаль челтәрләрдә булу буенча консультацияләр алу өчен Genius Mind коммуникация агентлыгына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.