Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советында (Мәскәү) торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру мәсьәләсе буенча эш төркеме утырышын уздырды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – Россия Дәүләт Советы эш төркемнәренең берсенең җитәкчесе. Эш төркеме составына Россия Президенты администрациясе вәкилләре, федераль министрлар һәм федерация субъектлары башлыклары керә.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмә модераторы булды, анда торак төзелешен финанслау механизмнарын камилләштерү мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, ипотека кредитлавы буенча ставкаларны киметү мәсьәләсе, шулай ук өлеш кертеп фатир төзүдә алданганнар проблемасы, күп фатирлы йортларны төзү өчен гражданнар акчаларын турыдан-туры җәлеп итүдән эскроу счетларын кулланып финанслауга күчү мәсьәләсе кузгатылды.
Бу – эш төркеменең беренче утырышы. Эш төркеме әгъзаларына Рөстәм Миңнеханов рәислегендә киләчәктә Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумында карау өчен торак тармагын үстерү һәм уңайлы мохит формалаштыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кирәк иде. Илкүләм проектның максаты – Россиядә якындагы биш елда (2024 елга кадәр) өстәмә рәвештә 120 миллион кв метр торак төзүгә, ел саен 5 миллион россияле өчен яшәү шартларын яхшыртуга ярдәм күрсәтү.
Утырышта РФ Президенты ярдәмчесе, РФ Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин, ЖКХ РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев һәм башкалар катнашты.
Аерым алганда, РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, социаль ипотека кебек инструментларны үстерүдә Татарстан тәҗрибәсен файдалану мөһим.
Бүген утырышта торак төзелешенең проблемалы мәсьәләләрен хәл итүдә һәм уңайлы шәһәр мохиты формалаштыруда субъектларның иң яхшы парктикаларын өйрәнергә һәм кулланырга килештеләр.