Казанга «Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков эш сәфәренә килде.
«Казан» халыкара аэропортында Виктор Зубковны Татарстан Республикасы Президентын Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар каршы алды.
Искәртәбез, Казанда вакытта Виктор Зубков «Газ тармагында яңа технологияләр» җайланмалар җитештрү ассоциациясенең һәм «Газпром» ГАҖның күчмә киңәшмәсен уздырачак. Төп тема – сыекландырылган табигый газ буенча җитештерүләр өчен илебез технологияләрен үстерү перспективалары.
Моннан тыш, Виктор Зубков һәм Рөстәм Миңнеханов «Казанькомпрессормаш» ААҖдә яңа җитештерү нигезенә таш салу тантанасында катнашачаклар.
«Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктора Зубковның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмәсе дә планлаштырылган.