Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды Попечительлек һәм Күзәтү советының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды. ТР ИВФ Попечительлек һәм Күзәтү советы әгъзалары оешма эшчәнлегенә кагылган мәсьәләләрне карады.
"Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея" республика конкурсын уздыру нәтиҗәләре турында ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов хәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, быел инде булган җиде номинациягә тагын икене өстәделәр - "Цифрлы икътисад", "Милли технологик инициатива проектлары". Килгән проектларның барысыннан 160ы сайлангна, алардан 110 - төп номинацияләр буенча, 40 - яшь инновацион проектлар, 10 - Бортник Фонды белән берлектә "Идея 1000" проектларТехнологик эшкуарлыкка ярдәм ысуллары системасын үстерү турында "Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды" коммерцияле булмаган оешма директоры Айнур Айделдинов чыгыш ясады.
Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен хәбәр иткәнчә, чираттагы Россия венчур форумы Казанда 2019 елның 10-11 апрелендә узачак. 1500ләп кеше катнашуы көтелә. Форумның төп пленар утырышы темасы - "Фән, мәгариф, бизнес - технологик ыргылу өчен стратегик альянс".
Татарстан Президенты билгеләгәнчә, республикада инновацион проектларны үстерү өлкәсендә актив эш алып барыла. Шул исәптән яңа компанияләрне акселерацияләү программасы эшли башлады.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм "Россия венчур компаниясе" АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм "Россия венчур фонды" АҖ идарәсе рәисе, генераль директоры Александ Повалко куйдылар.
Шулай ук Татарстан Республикасы һәм "Россия венчур компаниясе" АҖ нең Татарстан Республикасында 2019-2021 елларда венчур инфраструктураны үстерү өлкәсендә багланышлар буенча "юл картасы" имзаланды.