Алексей Песошин ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәт идарәсе коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте

13.12.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәт идарәсе коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. РФ Юстиция министрлыгы приказы белән ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәт идарәсе башлыгы -ТР баш суд приставы итеп Игорь Безуевский билгеләнде.

Бу чарада шулай ук Суд приставлары федераль хезмәт директоры урынбасары - РФ баш суд приставы урынбасары Денис Фирстов катнашты.

Алексей Песошин суд приставлары хезмәтенең республикада законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә зур өлеш кертүләрен билгеләде.

“Игорь Безуевский озак еллар суд приставлары хезмәтендә эшли. Ышанам, аның җитәкчелегендә ведомство барлык алга куелган бурычларын башкарыр”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Игорь Безуевский үз чиратында үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.