Татарстан җитәкчелеге Якын Көнчыгыш илләрендә республиканың инвестиция җәлеп итүчәнлеген күтәрү өчен максатчан эшен алып бара һәм киләчәктә дә шулай булачак. Бу хакта бүген Дубайда инвестиция форумында Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Рөстәм Миңнеханов "Russia Today"телеканалына биргән әңгәмәсендә Татарстан Якын Көнчыгыш илләреннән инвестиция җәлеп итүнең башлангыч стадиясендә генә дип белдерде. “Бу юнәлештә 2-3 ел актив эшлибез һәм якын арада уңай нәтиҗәне күрербез дип өметләнәм”, - диде Татарстан Президенты.
“Шушы көнгә кадәр нигездә Ауропа белән эшләдек, әлегә Гарәб Әмирлекләре һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия белән җитәрлек дәрәҗәдә эшләмибез, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа күрә хәзер Гарәб Әмирлекләренә игътибарны арттырдык. Безнең республикада мөселманнар да күп яши, шуңа күрә бу факторны да кулланырга кирәк”.
Рөстәм Миңнеханов фикеренә караганда, Дубайда инвестиция форумында катнашу шунда ук нәтиҗә бирә дигән сүз түгел, әмма республиканың инвестияцияләр җәлеп итүчәнлеген яхшыртуга мөмкинлек бирәчәк.
“Иң мөһиме, без инвесторлар белән якынайдык, биредә безне таныйлар, партнерларыбыз Татарстанга килә, - дип ассызыклады ТР Президенты. - Якын Көнчыгыш илләреннән инвестицияләр җәлеп итү өчен күп хезмәт куярга туры киләчәк”.