Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәб Әмирлекләренең тышкы сәүдә министры белән очрашты
01.05.2012Татарстан Республикасы Гарәб илләре, аерым алганда, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре инвестицияләрен җәлеп итү белән кызыксына. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәб Әмирлекләре тышкы сәүдә министры Шейха Любна бинт Халид аль Касими белән очрашуда белдерде. Очрашу Дубай AIM 2012 инвестиция форумы кысаларында узды.
Татарстан Президенты министрга форумны яхшы оештырулары өчен рәхмәт белдерде һәм катнашучылар өчен файдалы булачак дип ышануын белдерде.
“Дубайда өйрәнерлек нәрсәләр күп, кызыклы элемтәләр урнаштырырга мөмкин. Биредә бөтен дөнья кешеләрен җыю уңайлы, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Дубай форумы әйдәп баручы дөньяви форумнарның берсе булачагына ышанам”.
Әлегә Татарстан Ауропа инвесторлары белән эшли, әмма Гарәб илләренең зур перспективлары республика җитәкчелеген Берләшкән Гарәб Әмирлекләре ягына җәлеп итә дип билгеләп үтте республика башлыгы. “Инвестицияләр җәлеп итү өчен даими һәм күп эшләү зарур. Берләшкән Гарәб Әмирлекләре белән хезмәттәшлек итү уңыш китерәчәгенә ышанам”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, ТР Президенты сүзләренә караганда, Берләшкән Гарәб Әмирлекләренең инвестицияләр җәлеп итү тәҗрибәсе республика өчен бик файдалы.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Шейха Любну бин Халид Аль Касимины Россиягә сәфәре кысаларында Татарстанга визит ясарга чакырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте