Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда инвестия форумында катнаша. Республика башлыгы форумны ачу тантанасында катнашты һәм Татарстан стендын ачты.
Форумны ачу тантанасында Дубай эмираты Хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Шейх Мактум бин Мохаммад бин Рашид Аль Мактум катнашты. Берләшкән Гарәб Әмирлекләре тышкы сәүдә министры Шейха Любна бинт Халид аль Касими форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул Берләшкән Гарәб Әмирлекләре 5 елда млрд. доллар инвестиция җәлеп итте дип белдерде. Шуңа күрә, министр фикеренә караганда, Дубай инвестиция форумы чит илләр вәкилләрен җәлеп итә.
Аның сүзләренә караганда, бу форумда 60 ил вәкиле катнаша, шул исәптә 45 министр һәм аларның урынбасарлары. Форумның төп темасы - үсеш алучы базарларда чит ил инвестициясе перспективалары. Форум кысаларында төрле сессияләр, түгәрәк өстәлләр, илләрне тәкъдим итү һәм шәхси очрашулар булачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны һәм кунакларны инглиз телендә сәламләде. Ул ТР Россия Федерациясенең икътисади үсеш алган тотрыклы төбәкләрнең берсе дип белдерде һәм күргәзмә экспозициясендә Татарстан стендын карарга чакырды.
Форумны ачу тантанасы тәмамлангач, Дубай эмираты Хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Шейх Мактум бин Мохаммад бин Рашид Аль Мактум белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күргәзмә экспозициясе каршындагы символик кызыл тасманы кистеләр һәм катнашучыларның стендларын карап чыктылар.
Шейх Мактум бин Мохаммад бин Рашид Аль Мактум белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аерым Татарстан стенден ачып “Инвестируй в Татарстан” кампаниясенә старт бирде.
Форумда катнашучы Татарстан делегациясе составында ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстан вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Республиканың инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, "Ак Барс Холдинг" ААҖ генераль директоры Иван Егоров бар.