Татарстан Президенты “Emirates Airlines” җитәкчесе белән очрашты
01.05.2012Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда инвестиция форумында “Emirates Airlines” авиакомпаниясе президенты Шейх Ахмед бин Саид Аль Мактум белән очрашты. Очрашуда ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстан вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Республиканың инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, "Ак Барс Холдинг" ААҖ генераль директоры Иван Егоров катнашты.
Татарстан Президенты “Emirates Airlines” җитәкчесен сәламләде һәм икътисади үсеш алган төбәк өчен транспорт инфраструктурасын үстерүнең мөһимлеген ассызыклады. “Бизнес логистикадан тора”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул хәзерге вакытта Казанда авиаузелны реконструкцияләү эшләре бара, аэропорт һәм тимер юл тармагының яңа терминалы төзелә дип белдерде. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республика җитәкчелеге өчен аэропорт инфраструктурасы тиешле дәрәҗәдә булуы мөһим.
Үз чиратында Шейх Ахмед бин Саид Аль Мактум Рөстәм Миңнехановка “Emirates” авиакомпаниясе стендын каравы һәм шулай ук “FlyDubai” авиакомпаниясенең Дубайдан даими авиарейслар оештыруда катнашуы өчен рәхмәт белдерде. “Хәзер атнага 2 рейс бар икәнен беләм, аларның саны арттырылачак, - дип белдерде “Emirates” башлыгы. – Мин шәхсән рейслар көн саен булуын теләр идем”.
Рөстәм Миңнеханов Шейх Ахмед бин Саид Аль Мактумны Татарстанга чакырды, “Emirates Airlines” җитәкчесе чакыруны кабул итте. Шулай ук Татарстан Президенты авиакомпания стендын карады.
ТР Президенты матбугат хезмәте