Фәрит Мөхәммәтшин: "Ватаныбызның чәчәк атуы хакына кылынган хезмәт - уртак өметләрнең нигезе"

01.05.2012

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады.

“Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Татарстан Республикасы талантлы, хезмәт сөючән һәм инициативалы кешеләре белән дан тота. Матди иминлекне тәэмин итә, җәмгыятькә файда, үзеңә рухи канәгатьләнү китерә һәм тормышта үз урыныңны тоярга ярдәм итә торган яраткан эш белән шөгыльләнү – зур бәхет. Хезмәт иясенә олы хөрмәт, бурыч һәм җаваплылык хисе – безгә ата-бабадан мирас булып калган рухи кыйммәтләр. Без аларны саклап калырга һәм, һичшиксез, балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырырга тиешбез. Туган илебезнең киләчәге хакына намуслы хезмәт – уртак өметләрнең, мул тормышның һәм тынычлыкның нигезе. Хезмәт төрле буын һәм милләт вәкилләрен, төрле сәяси һәм дини карашлы кешеләрне берләштерә. Безнең уртак бурычыбыз – күпмилләтле илебез мәнфәгатьләрендә эшли белүче һәм эшләргә теләүче лаеклы яшьләр тәрбияләү.

Республикада зур икътисадый һәм социаль программалар гамәлгә ашырыла. Татарстан Россия Федерациясенең иң куәтле инвестициягә ия ун төбәге арасына керә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы күрсәткечләре, IT-сектор үсеше, торак төзелешенең мөһим күрсәткечләре буенча алдынгы урынны биләп тора. Икътисадның экспорт-чимал моделеннән инновация моделенә күчү стратегиясе эзлекле алып барыла. Яңадан-яңа сәнәгать үзәкләре төзелә, социаль-мәдәни, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсен модернизацияләү бурычлары уңышлы хәл ителә. Безнең горурланырлыгыбыз бар. Татарстанлылар киләчәккә ышаныч белән карый – һәркайсыбыз көндәлек тырыш хезмәте, тынычлыкка һәм рухи бөтенлеккә омтылышы белән үзара аңлашу, татулык һәм тотрыклылык, иминлеккә нигез сала.

Кадерле дуслар! Илебезнең күп төрле тармакларында уңышлы эшләгән һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Рәхмәтнең иң зурысы илебезнең икътисадый нигезен корган хөрмәтле ветераннарыбызга. Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык һәм күңел күтәренкелеге телим. Бәйрәм белән!” – диелгән котлауда.