Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң Казанда Чехиянең Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова белән очрашты.
Искәртәбез, Марта Новакова һәм Чехия делегациясе Казанда эш сәфәрендә. Эш сәфәрләренең төп максаты – Икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара Россия-Чехия комиссисендә катнашу, ул иртәгә, 2018 елның 7 декабрендә узачак.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә,мондый визитлар һәм эшлекле очрашулар Россия Федерациясе белән Чехия Республикасы арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгыта. Аның сүзләренчә, бу – шулай ук төбәкара дәрәҗәдә багланышларны киңәйтү мөмкинлеге дә.
Рөстәм Миңнеханов Чехия җитәкчелегенә Россиянең Татарстан Республикасы кебек төбәге белән хезмәттәшлеккә юнәлгән башлангычларны һәм проектларны хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан шул исәптән Көньяк Моравия крае белән күп юнәлешләр буенча актив хезмәттәшлек итә, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген республикада Чехия эшкуарларының бизнес-делегациясе эшли, алар шулай ук «Машина төзелеше. Метал эшкәртү Казан» 18 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кунаклары да (Чехиянең Rubena, I.B.C.Praha, MPower компанияләре катнаша).
Болар бар да бизнесның хезмәттәшлек белән кызыксыну дәрәҗәсен күрсәтә, диде Рөстәм Миңнеханов.