Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломҗон Ибраһимов белән очрашты

06.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломҗон Ибраһимов белән очрашты.

Яклар элеккеге очрашуларда ирешелгән ике яклы сөйләшүләрнең динамикасы, шулай ук агымдагы эшләрнең барышы турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, нефть чыгару сәнәгате өлкәсендәге уртак эшчәнлек турында берничә килешү бар. Ул шулай ук искәрткәнчә, Татарстан элегрәк Үзбәкстанда проект институтларының берсенең филиалын ачу ниятен белдергән иде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хезмәттәшлек өчен юнәлешләр күп: әзер продукция китереп торудан алып уртак проектларны гамәлгә ашыуга кадәр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.