Рөстәм Миңнеханов Австриянең Fischer компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

06.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Fischer («Фишер», Австрия) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.   

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты.

Татарстанның, алга киткән икътисадый төбәк буларак, инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге мәсьәләләре, шулай ук инвесторлар өчен булдырылган  инфраструктура турында фикер алыштылар.

Искәртәбез, Fischer Sports компаниясе спорт товарлары җитештерүдәге эшләнмәләре һәм алдынгы технологияләре белән билгеле. Йөгерү өчен чаңгылар җитештерүдә иң эре лидерның төп офисы Рида шәһәрендә (Австрия) урнашкан. Fischer компаниясенең җитештерү куәтләре Ридада  (Австрия) һәм Мукачево шәһәрендә (Украина) тупланган.

Компаниягә 1924 елда нигез салынган. Fischer компаниясенең Россиядәге һәм БДБ илләрендәге Sports GMBH вәкиллеге 20 елдан артык уңышлы эшләп килә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.