Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышында, тәүге тапкыр буларак, Премьер-министр Илдар Халиков депутатлар алдында 2011 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары эшчәнлеге турындагы хисап тотты. Хөкүмәт рәисе үз чыгышында узган елда республиканың мөһим социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә тукталды. 2011 елның республика икътисады өчен уңышлы тәмамлануын ассызыклады. Икътисадның реаль секторында керемнәрнең сизелерлек үсешенә, хезмәт базарында вазгыятьнең яхшыруына, хезмәт хакы күләме һәм халыкның керемнәре артуга, инфляция процессларының акрынаюына игътибар юнәлтте.
Премьер-министр тагын бер тапкыр 2011 елда республикада тулай төбәк продукты күләменең, 2010 елга караганда, 4,6 процентка үсеп, 1 млрд 250 млн сумлык булуын искәртте. Ә аның җан башына туры килгән күләме 330 мең сумга җиткән. Аның динамикасын икътисадның төп секторларында: авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, сәүдә һәм төзелештәге югары темплар билгеләгән.
Татарстан тулай төбәк продукциясе күләме буенча ил төбәкләре арасында бишенче, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча икенче урында, торакны сафка бастыру һәм төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча дүртенче урында, сәнәгатьтә җитештерү күләме буенча бишенче урында бара. Сәнәгатьтә җитештерү индексы, 2010 елга караганда 5,7 процентка үскән. Эшкәртү производстволарының динамик үсеше аларның сәнәгатьтәге өлешен арртырып, 64, 1 процентка җиткергән.
Республика предприятиеләре узган ел 2010 елга караганда 76 млрд сумга керемнәрне артыграк алган. Авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукция күләме 165,6 млрд сумлык булган.
Республика икътисадына һәм социаль өлкәгә 386 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителгән. Инвестицион активлыкны юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне кредитлау күләмнәре арту билгеләгән.
Инвестицион активлык үсү, Илдар Халиков ассызыклаганча, төзелеш темпларының үсеше һәм сафка бастырылган торак күләменең үсүе белән бергә барган. Төзелеш эшләренең күләме узган ел, 2010 елга караганда, 6,8 процентка аткан. 2011 елда 2 млн 396 мең кв метрдан артык мәйданда торак сафка бастырылган. Бу, 2010 елга караганда, 18,2 процентка артыграк.
Узган ел социаль-икътисади үсештәге уңышлар халыкның яшәү дәрәҗәсен билгеләүче төп күрсәткечләрнең арту тенденциясенә китергән. Узган ел нәтиҗәләре буенча, республикада уртача айлык хезмәт хакы күләме 20 мең сумнан артык булган. Үсеш, 2010 ел белән чагышлтырганда, 16,1 процент тәшкил итә. Уртача хезмәт хакы үсеше темплары буенча Татарстан ил төбәкләре арасында өченче урында. Эшсезлекнең кимүе дә сөендерә. 2011 елның декабрь азагына мәшгульлек үзәкләрендә рәсми теркәлү узган эшсезләр саны 28,6 мең булган. Бу, икътисади актив халыкның 1,4 проценты.
Премьер-министр соңгы елда бюджет хезмәткәрләренең эш хакы 14,2 процентка артуын искәртеп, быел хезмәткә түләү фондының 16 процентка артачагын искәртте.
Демографик вазгыятькә килгәндә, Хөкүмәт рәисе зур казаныш дип соңгы егерме елда беренче тапкыр буларак республикада халыкның табигый үсешенә ирешүне атады. Туучылар саны үлүчеләр саныннан 3,9 процентка узып киткән.
Премьер-министр шулай ук республикада күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту буенча зур эшләр башкарылуын, быел бу уңайдан алда торган бурычлар, гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы белән бәйле бурычларга да тукталды.
Илдар Халиков узган ел республикада электрон формада 10,6 млн сумлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелүен, хәзер исә ай саен күрсәтелә торган электрон хезмәтләре саны 1 млн булуын белдерде. Республикада гамәлгә ашырыла торган эре сәнәгый проектларга да тукталды.
Илдар Халиков 2010 ел нәтиҗәләре буенча ил субъектларының эшчәнлек нәтиҗәләрен бәяләгәндә, республиканың федераль үзәк тарафыннан югары бәя алуын да искәртте. Татарстанның субъектларның башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең Стандарты сынала торган тәҗрибә төбәкләренең берсе булуына тукталды.“Ирешелгән уңышлар хакимият органнары алдында торган амбицияле бурычларны чишү өчен яхшы нигез”, - дип ассызыклады Премьер-министр.
Соңыннан депутатлар Хөкүмәт рәисенә сорауларын юллады. Алар, нигездә, республикада яшьләр оешмаларын координацияләү үзәген булдыру, фельдшер-акушерлык пунктларын яңарту, республикада рухи тәрбияне көчәйтү, тулай төбәк продукты күләмендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлешен арттыру, “ПОЗИС” җәмгыятен, инвалидларны дәүләт заказлары белән тәэмин итү, күпбалалы гаиләләрне түләүсез җир кишәрлекләре белән тәэмин итүгә һ.б. кагылды.
Күпбалалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итүгә килгәндә, Премьер-министр бүген муниципалитетларда җир участокларының билгеләнүен, хәзер межалау эшләренең баруын, Казан, Чаллы гшәһәрләрендә кайбер проблемалар булуга карамастан, әлеге мәсьәләне Татарстанның хәл итәчәген ышандырды. “Проблемалар булуга карамастан, күпбалалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итүне башкарып чыгачакбыз. Әлеге мәсьәлә ТР Президентының аерым контрорлендә”, -дип ассызыклады ул.
Депутатлар хисапта узган ел республикада айлык уртача хезмәт хакының күләмен һәр тармак буенча аерым күрсәтү тәкъдимен кертте.
Соңыннан Хөкүмәт рәисенең хисабы буенча аерым чыгышлар тыңланды. Депутат Хафиз Миргалимов хисапның күләмле булуы, аның күп санннарны эченә алуын искәртеп, шулай да социаль-икътисади вазгыятькә тирән анализ булмауга игътибар юнәлтте. Аерым алганда, халыкның яшәү сыйфатын күтәрү буенча барлык тармакларның җентекле эш нәтиҗәләрен күрергә теләвен җиткерде. Шулай ук игътибарның күбрәк казанышларга бирелүен, ә чишелми калган проблемалрага урын бирелмәүне искәртте.
Депутат Марат Галиев ТР Хөкүмәтенең ил төбәкләре Хөкүмәтләре арасында эшчәнлек сыйфаты буенча лидерларның берсе булуга игътибар юнәлтеп, аның республика икътисадының көндәшлеккә сәләтен күтәрү буенча зур эшләр башкаруын ассызыклады. Марат Галиев искәрткәнчә, Хөкүмәт эшчәнлегендә ИТ-технологияләр, ЛИН-технологияләр һ.б. заманча казанышларны куллануга зур игътибар бирелә. “Тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгын киметә башлау шуның ачык мисалы”, -ди ул. Депутат шул ук вакытта коллегасының фикерен куәтләп, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча хисапта үсеш факторларын анализлауга мөһим урын бирергә кирәклеген куәтләде. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев ТР Хөкүмәте хисабын уңай бәяләп, шулай да анда алда торган проблемаларның урын алмавын таныды.
Утырышта катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов депутатларның тәкъдим-дәгъваларнын урынлы, дип саный. “Без һәрвакыт республика алдында торган бурычларны парламент булышлыгында чишәбез”, -дип ул моның бер мисалы итеп башкаланың тарихи үзәгенең торышы белән бәйле проблеманы чишүгә алынуны атады. Ул күбрәк эшләнгән саен, таләрпләрнең дә арта баруын искәртеп, ТР Хөкүмәте эшчәнлеген, тулаем алганда, уңай бәяләде. “Тәнкыйтьне кабул итә белергә кирәк. Бүген яңгыраган теләк-тәкъдимнәр ТР Хөкүмәте эшчәнлегендә алга таба, һичшиксез, исәпкә алыначак”, -дип ышандырды республика башлыгы. Ул тагын бер кат Хөкүмәтнең барлык яктан да ачык эшләвен ассызыклады.
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатларның бүген яңгыраган теләк-тәкъдимнәренең язма документ буларак Хөкүмәткә юлланачагын белдерде. Ул 2012 ел буенча хисапка тагын бер бүлек – ТР территориясендәге федераль структуралар эшчәнлеген кертергә тәкъдим итте. Депутатлар ТР Хөкүмәтенең узган елгы эшчәнлегенә канәгатьләнерлек дигән бәя бирде.