Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы ачылды

26.04.2012

Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы уза. Көн тәртибендә каралачак үзәк мәсьәлә - 2011 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары эшчәнлеге турындагы хисап булачак. Депутатларга республиканың социаль-икътисади үсешендәге мөһим нәтиҗәләр хакында җентекле мәгълүмат биреләчәк.
Дәүләт Советының бүгенге утырышында халык ышанычлылары каравына барлыгы дүрт дистәгә якын мәсьәлә чыгарыла. Аерым алганда, “Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте турында” ТР законына үзгәрешләр кертү хакында”гы, “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында”гы һәм “Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары хакында”гы Татарстан законына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектлары беренче укылышта каралачак. “Тоткарланган транспорт чараларын махсуслаштырылган урынга күчерү, аларны саклау, кире кайтару, күчергән һәм саклаган өчен чыгымнарны түләү тәртибе турында”гы, “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү хакында”гы, “Татарстан Республикасында хезмәтне саклау турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында”гы кануннар проектлары өченче укылышка чыгарылачак.

Арча районы Кер-Хайван авылының исемен үзгәртү хакындагы мәсьәлә дә бүгенге утырышның көн тәртибендә урын алган.


ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге