Рөстәм Миңнеханов Федераль диңгез һәм елга транспорты агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Тарасенко белән очрашты

30.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль диңгез һәм елга транспорты агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Тарасенко белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар илнең елга транспортын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, суднолар йөреше тармагына кагылышлы башка темаларны да күтәрделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.