Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды

27.11.2018

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. 

Чарада "Татнефть" ГАҖнең агымдагы елның тугыз аенда финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында мәгълхмат тыңланды. Нефть чыгару күләме 21,538 млн тонна тәшкил итте, бу узган елдагыдан 0,6 %ка артык. 328 нефть чыгару һәм 198 тутыру скважиналары сафка кертелде. Иярчен нефть газын җыю күләме - 628 млн куб. метр. 

9 айда керем күләме 694,6 млрд сум тәшкил итте, чиста табыш - 162,9 млрд сум. 

Утырышта сәнәгать, экология иминлеге һәм хезмәтне саклау (HSE) турында мәгълүмат тыңланды. Әлеге юнәлештә компания алдынгылардан булса да, өстәмә чараларны башкару турында карар кылынды. Аерым алганда, әлеге факторларны исәпкә алу буенча проект гамәлгә ашырыла, хезмәткәрләрне укыту эше алып барыла, HSE өлкәсендә куркынычсызлык буенча менеджмент системасын гамәлгә кертү планлаштырыла һәм башкалар. 

Директорлар советы шулай ук 2019 елга эшчәнлек планнарын карады. Нефть чыгару күләме "Стратегия-2030" та каралганча планлаштырыла, әмма Россия ОПЕК илләре белән яңа килешү имзаласа, нефть чыгару күләме үзгәртеләчәк. 


"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте