Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт корпорациясе – ТКХ реформалауга ярдәм фондының Күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар ТКХ өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр һәм үзгәрешләр турында фикер алыштылар.
Бүген шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Степашин «Татарстан Республикасы Ел юристы» премиясен тапшыру тантанасында катнашачак. Искәртәбез, Сергей Степашин – Россия Юристлар ассоциациясе рәистәше.