Фәрит Мөхәммәтшин мәдәният хокуклары өлкәсендә Кеше хокукларын яклау советының махсус докладчысы белән очрашты

23.04.2012

Бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин мәдәният хокуклары өлкәсендә Кеше хокукларын яклау советының махсус докладчысы Фәридә Шахид белән очрашты.

“Безнең республикага мәдәният хокуклары өлкәсендә Кеше хокукларын яклау мәсьәләләрендә махсуслашучы халыкара оешмалардан бәйсез экспертлар килүе куандыра”, - дип ассызылады Фәрит Мөхәммәтшин. ТРның күп милләтле һәм төрле конфессияле республика икәнен исәпкә алып очрашуны Халыклар дуслыгы йортында үткәрү карар ителде. Татарстан Халыклар ассамблеясе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, якын киләчәктә республика оешмасы яңа бинага күченәчәк. Бу милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлеге кырын киңәйтә, Ассамблеясе химаясында эшли торган Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, музыка һәм хореография коллективлары өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә үткәрелә торган сәясәтнең төп принциплары, телләрне саклау, Татарстан халыкларының мәдәният һәм тарихи-архитектура мирасын саклау, мигрантларның хокукларын тәэмин итү һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау хакында сөйләде. ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, Татарстанның милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне көйләү тәҗрибәсе Ауропа бергәлеге вәкилләрендә дә зур кызыксыну уята. Моның шулай булуына ул эше кысаларында Ауропа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында инанган.

Очрашуда Кеше хокуклары советының махсус докладчысы республикада материаль һәм материаль булмаган мәдәни мирасларны саклау, инвалидлар өчен мәдәни тормыш алып бару кулайлыгы, туристлык, архив һәм китапханә эшләрен оештыру, аерым ихтыяҗлы балалар өчен инклюзив белем бирү мөмкинлеге белән кызыксынды. Фәридә ханым фикер алышу нәтиҗәләреннән канәгать калуын белдерде.

Очрашуда ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разиль Валиев, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, ТР да кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, ТР Халыклар ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, РФ Тышкы эшләр министрлыгының гуманитар хезмәттәшлек һәм кеше хокуклары департаментының беренче секретаре Сергей Кондратьев, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар катнашты.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге