Татарстан Президенты гражданнарны кабул итте

23.04.2012

Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша гражданнарны кабул итте. Республика башлыгы мөрәҗәгать итүчеләренең сорауларына җавап биреп, җиде гаиләгә ярдәм итәргә сүз бирде.

Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе Баулыдан Марат Ильясов иде. “Баулынефть” нефть-газ чыгару идарәсенең элекке хезмәткәре 2006 елда автомобиль һәлакәтенә юлыгып, умырткасын имгәткәннән соң, хәрәкәтсез кала. Хәзер Марат бик тырышып күнекмәләр уздыра һәм әкренләп хәрәкәт итү сәләтен кайтара башлаган. Тик ул әле эшли алмый, ә аның социаль ипотекага алган фатиры өчен бер миллион ярым сум түләп бетерәсе бар.

Республика башлыгы Маратка күнекмәләрендә уңышлар теләп, күңелен төшермәскә кушты. “Тагын да тырышсаң, теләгәңә ирешәчәксең”, - дип мөрәҗәгать итте аңа Президент. “Татнефть” ААҖ вәкилләре сүзләренә караганда, компания бурычның үзләренә караган өлешен – 300 мең сумын тулысынча кичерергә әзер. Марат Ильясовны фатирсыз калдырмас өчен, Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт торак фондына бурычның калган өлешен каплауга чишелеш табуны йөкләде. Фатирны вакытлыча наймга бирү яки түләү вакытын кичектереп тору варианты карала. “Сезне берәү дә фатирыгыздан кумый, ярдәм итү формасын табарбыз”, - дип ышандырды Президент.

Шуңа охшашлы проблеманы Казан Яшь тамашачы театры баш рәссамы Ленар Гыйльметдинов та җиткерде. Узган ел инфаркт кичергән рәссам хәзер эшли алмый. Гаиләсе ай саен ун мең сум ярым күләмендә социаль ипотека түләүләрен кертә бара. Гаилә башлыгы эш көчен югалткан Гыйльметдиновлар өчен бу бик авырга туры килә. Аларның тагын миллион ярым сумнан күбрәк түлисе бар.

ТР Президенты Ленар Гыйльметдинов белән бүген шәхсән очрашты. Рөстәм Миңнеханов гаиләгә фатирдан чыгарылмаячакларын ышандырды. Бурычның бер миллион сум өлешен түләү өчен спонсорлар эзләнәчәк. Калган сумманы түләү өчен, Президент уңайлырак график эшләргә кушты.

Бөгелмәдән Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Евгения Цыбизова, Чирмешән районынннан 9 бала анасы Гөлия Сабирова һәм Тәтеш районыннан пенсионер Гөлнур Нургалиева Президентка йортларын ремонтлауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов әлеге район җитәкчеләренә бу мәсьәләне хәл итү бурычын йөкләде.

Чүпрәле районы фермеры Марс Әхмәтов гаилә фермасы төзегән өчен каралган 1 млн сум күләмендәге субсидиянең икенче яртысын һаман да ала алмавы турында җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовтан акчаларның кайчан киләчәге белән кызыксынды. Министр, үз чиратында, фермерның субсидиянең калган өлешен 1 майга кадәр алачагын ышандырды.

Чаллы шәһәреннән шәфкать туташы Әнисә Хисамова Президенттан күрү буенча инвалид улы өчен махсус ноутбук алуда ярдәм итүен сорады. Мондый җиһаз тернәкләндерү чарасы саналмый һәм социаль яклау органнары тарафыннан тәкъдим ителми икән. Әнисә Хисамова сүзләренә караганда, ноутбук улының үсеше өчен бик кирәк. Татарстан Президенты гаиләгә ноутбук алу өчен акчаны спонсорлар бүлеп бирәчәген вәгъдә итте. “Туры килерлек компьютерны эзли башласагыз да була, без аны сезгә сатып алабыз”, - диде республика башлыгы.

ТР Президенты матбугат хезмәте