Рөстәм Миңнеханов: Торакка капиталь ремонт ясау срокларын күчерү аркасында сыйфатка зарар килергә мөмкин

17.11.2018

Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясаганда түбә ябу һәм фасад эшләре көзге-кышкы чорга күчерелмәскә тиеш. Моның өчен үз вакытында аукционнар уздырырга һәм проект документациясен әзерләргә кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә шундый бурыч куйды. 

Капремонт программасын үтәү барышы хакында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, капремонт программасына 984 күп фатирлы йорт кертелгән, финанслау күләме 6 млрд. сумнан артык.

Бүгенгә эшләрнең 84%ы үтәлгән, алар 520 йортта тулысынча тәмамланган. Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов төгәллек керткәнчә, Казанда һәм Чаллыда берничә йортка ремонт ясау буенча түбә һәм фасад эшләре төгәлләнмәгән, чөнки подрядчиклар сайлап алу буенча аукционнар уздыру процедурасы уздырылмаган. «Аукционнарны иртәрәк уздырырга кирәк, без түбә һәм фасад эшләрен кыш көнне башкарырга тиеш түгел бит», – диде Рөстәм Миңнеханов. «Төзелеш сезоны срокларын без көзге-кышкы чорга күчерүдән сыйфат һәм кешеләр зарар күрергә тиеш түгел», – диде ул.

Татарстан Президенты ремонт төгәлләнмәгән йортларда эш сыйфатын катгый тикшереп торырга таләп итте. Шулай ук ул Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгына капремонт срокларын арттырып җибәрү очраклары турында үз вакытында мәгълүмат бирергә кушты.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2018 елда капремонт программасына 28 мәктпәп һәм 94 мәктәпкәчә учреждение кертелгән, финанслау күләме 1,7 млрд. сум. 15 ноябрьгә эшләр 10 мәктәпкәчә учреждениедә алып барыла, 84 объектта эшләр тәмамланган. Моннан тыш, республикада 2018 ел планына кертелгән 42 мәдәният объектының 38е ремонтланган.

Республикада 42 амбулатор-поликлиника учреждениесе бинасында  капремонт төгәлләнгән, 68 объектта эшләр дәвам итә. Бу программага 3,1 млрд. сум бүлеп бирелгән, тагын 294 млн. сум җайланмалар сатып алуга китәр дип ниятлиләр.   


"Татар-информ" МА