Бүген республика дәүләт аппаратының профессиональ үсеше системасында әһәмиятле чарасы булган Иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре республика конкурсының нәтиҗәләре чыгарылды.
Бүген дәүләт хезмәтендә 5800 дән артык кеше эшли. Әлеге конкурста бу елларда өчйөздән артык хезмәткәр катнашты, бүген аларның 58 профессияләрендә иң яхшысы дигән мактаулы исемгә лаеклы.
2018 елда республика министрлык һәм ведомстволарыннан 6 номинациядә 60 кеше катнашты.
Гадәттәгечә конкурс сынаулары берничә этапта узды. Беренче этапта хезмәт итү стажы, иҗтимагый, спортив тормышта катнашу дәрәҗәсе, профессиональ казанышлар әһәмиятле.
Икенче этапта катнашучылар норматив базаны белүләре, тапкырлык, иҗади сәләтләре, физик әзерлекләре тикшерелде.
Ахыргы этапка кадәр җитүчеләр олы комиссия алдында һөнәри белемнәрен күрсәттеләр. Комиссия рәисе ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров булды.
Бүген конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан 12 иң яхшы дәүләт хезмәткәре бүләкләнде.
Һәр җиңүчегә 50 сумлык приз да тапшырыла.