Шэньчжэньдә Кытайның Huawei компаниясе штаб-квартирасында Татарстан белән Huawei арасында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Huawei вице-президент госпожа Эми Лиин ханым катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән Huawei компаниясе арасында хезмәттәшлек турында меморандумга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Huawei вице-компаниясенең глобаль хезмәттәшлек буенча президенты Жу Вейхуа кул куйды. Документны гамәлгә ашыру буенча Huawei Татарстан Республикасы территориясендә үзенең фәнни-тикшеренү үзәген ачу эшен башлап җибәрә.
Huawei белән хезмәттәшлек турында «Татнефть» компаниясе меморандум имзалады. Аңа «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм Huawei компаниясенең Россиядә корпоратив заказчылар белән эшләү буенча генераль директоры урынбасары Александр Столяров кул куйды.
2018 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының еллык коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасы белән Huawei компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланган иде. Яклар цифрлы икътисад, мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау, 5G системасы, ТКХ һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшкәннәр иде.
Соңрак Казан федераль университетында Huawei Академиясе ачылды һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләре җитәкчеләре өчен укыту семинарлары уздырылды.
Быел май аенда Иннополис Университеты базасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Huawei компаниясенең Россиядәге генераль директоры Эйден У барында бишенче буын 5G челтәрен сынау зонасын ачу тантанасы узды.
Шулай ук Huawei компаниясе хезмәткәрләре уртак тикшеренүләр уздыру мөмкинлеген ачыклау максатларында республикага берничә эш сәфәре кылдылар.