Фәрит Мөхәммәтшин: "Сыйфатлы медицина хезмәтләрен беренчел звено дәрәҗәсендә күрсәтү вакыты килеп җитә"
19.04.2012Республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә беренче медицина ярдәме эшчәнлеген камилләштерү буенча киң күләмле эш башлана. Бүген Азнакайда Дәүләт Советының киңәйтелгән күчмә утырышында сүз җәмгыятьне нык борчыган проблема турында барды. Утырышны Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Дәүләт Советы Рәисе һәм Президиум әгъзалары Азнакайга килгәч муниципаль башкарма комитет җитәкчесе Марсель Шәйдуллин озатуында эшчәнлекләре бүгенге күчмә утырыш темасы белән бәйле төрле объектларда булды. Парламентарийларга “Нефтемаш” заводында модульле фельдшерлык-акушерлык пункты проекты тәкъдим ителде. Проект Азнакай районы үзәк хастаханәсе ярдәме белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм “Нефтемаш” заводы тарафыннан эшләнгән. Ул проект ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Премьер-министры Владимир Путин тарафыннан хупланган.
Күчмә утырышта катнашучылар ТР Азнакай районының Митряево авылында республикада беренче модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылу тантанасында шаһит булды. Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкын озак көттергән объект ачылу белән котлады. Соңгы елларда республикада югары технологияле медицинаны үстерү өчен зур эшләр башкарылды, эре үзәкләр ачылды. Бүген фельдшерлык-акушерлык пунктларында, шәһәр һәм район поликлиникаларында халыкны сыйфатлы медицина белән тәэмин итү вакыты җитте, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин Президиум утырышын ачканда, бүгенге чарага зур әзерлек эшләре алып барылды – депутатлар Казанның Һәм Биектау муниципаль районының медицина учреждениеләрендәге беренчел медицина звеносы системасы белән танышты дип искәртте. “Соңгы елларда республика югары технология медицина өлкәсендә зур адым ясады – Казанда, Чаллыда, Әлмәттә эре заманча үзәкләр ачылды, - дип янә искәртте парламент җитәкчесе. – Шул ук вактыта беренче звено - фельдшерлык-акушерлык пунктлары, поликлиника хезмәтләре үсеш алуда артта кала. Без нәкъ менә шул проблемага зур игътибар бирәбез, чөнки кешеләр беренчел чиратта нәкъ андагы белгечләргә мөрәҗәгать итә. Безнең алда гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм гомерен озынайту бурычы тора”.
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов республикада гражданнарга беренчел ярдәм күрсәтү турындагы доклад белән чыгыш ясады. Бүген кешеләрдә беренчел звено эше канәгатьсезлек уята, дип белдерде ул. Андый вәзгыять бөтен илдә булуга карамастан, безнең республикада Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча бу проблема белән ныклап шөгыльләнү турында карар кабул ителде. Шул максаттан “Шәһәр” һәм “Авыл” бүлекләреннән торган программа эшләнде.
Агымдагы елда 50 фельдшерлык-акушерлык пунктын модульле корылмалар белән алмаштыру тәкъдим ителә. Азнакай муниципаль районында “Татнефть” ААҖ акчасына модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ремонтланган, якын арада шундый пунктны Әлмәт районында кую планлаштырыла. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан быел 300 фельдшерлык-акушерлык пунктының агымдагы ремонтына республика муниципаль районнары бюджеты акчаларын җәлеп итеп, һәрберсенә 100 мең сум бүлеп бирү турында карар кабул итте.
Эшләүче гражданнар өчен шифаханәләрдә медицина-тернәкләндерү курсларын оештыру хакында Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин көн үзәгенә куелган мәсьәлә буенча чыгыш ясаган Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарованы хуплады һәм аны да ашыгыч ярдәм машинасының шәһәр бөкеләрендә торуы, башка транспортның аларга юл бирмәве, ә табибларның авыру өчен мөһим булган вакытны югалтулары борчый дип өстәде. “Бу планда нәрсә булса да хәл итү зарур”, - диде ул.
Беренчел звенога күпчелек халык мөрәҗәгать итә. “Вакыты белән кайбер табибларның битарафлыклары, аларга килгән кешеләрнең 6-7 сәгать көтеп утыруы шаккатыра, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бернинди заманча техника, миллионлаганча финанслар да табибның пациентка мөнәсәбәтен алыштыра алмый”.
Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина дүртенче чакырылыш Дәүләт Советының чираттагы 28 нче утырышы мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. Парламентның чираттагы утырышы 26 апрельдә узачак. Утырышка комитетлар тәкъдимнәре буенча 38 мәсьәлә куела.
Президиум утырышында ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов муниципаль берәмлекләрдә күп балалы гаиләләргә бушлай җир бирү процессы хакында белдерде. Аның сүзләренә караганда, бүген участокларга дәгъва белдерүче гаиләләрдән 14 меңгә якын гариза кабул ителгән.
“Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү саваплы эш, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Участоклар биреп, районда яшәүчеләрнең урыннарда төпләнеп калулары өчен тырышырга кирәк”. ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, хәзерге вакытта инфраструктура коммуникацияләре корылмалары өчен өстәмә акча бүлеп бирү белән бәйле мәсьәләләр хәл ителмәгән. “Әгәр җир биреп, 20-30 йортлы бистә төзесәк, анда яшәүчеләр юллар, мәктәп, хастаханә төзү мәсьәләсен дә куячак. Әлегә бу сорауларга әзер җавап юк”, - дип белдерде спикер.
Дәүләт Советы Президиумы карары нигезендә ТР Министрлар Кабинетына күп балалы гаиләрләргә җир участоклары бирү процессында туган мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен комииссия булдыру тәкъдим ителде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президиум утырышыннан соң Мәскәүгә китте. Ул анда Россия Федерациясе Хисап палатасы коллегиясе, шулай ук РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе каршындагы Җирле үзидарә советы белән Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессының уртак утырышында катнашачак.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге