Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь шәһәрендә (Кытай) CHTF югары технологияләр күргәзмәсен карады. Күргәзмә югары технологияләрне җитештерүгә, инновацияләргә һәм бу җитештерүләрне интеграцияләүгә багышлана.
Татарстан Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры Антон Грачёв, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина озата йөрде.
CHTF күргәзмәсен 1999 елда Шэньчжэнь Хөкүмәте технологик инновацияләр ярдәмендә икътисадны стимуллаштыру максатларында оештырган. Быел CHTF 20 мәртәбә уздырыла. Анда 40 илдән 3,5 меңләп компания катнаша.
Рөстәм Миңнеханов күргәзмә павильоннарын карап чыкты, ясалма акыл, авиация, космонавтика, биотехнология, энергияне сак тоту, электроника, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге бөтендөнья эшләнмәләре белән танышты. Аерым алганда, ТР Президенты сыгылмалы экраннары булган яңа гаджетлар, өстәмә хакыйкать технологияләре, электр транспорт чаралары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен югары технологияле тренажерлар һәм башка стендларны карады.
Журналистлар белән аралашу барышында Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, ул бу күргәзмәдә беренче мәртәбә генә түгел. Монда бөтен дөньяда билгеле компанияләрнең продукциясе һәм перспектив стартаплар куелган, диде ул, күргәзмә үзен күптән үз сегментындагы алдынгы мәйданчык итеп танытты.