Фәрит Мөхәммәтшин РФ Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары белән очрашты

18.04.2012

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб белән очрашуында сүз Татарстанда гражданнар җәмгыяте формалашу һәм республикада иҗтимагый институтларны үстерү юллары хакында барды.

Очрашуда шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Илгиз Хәйруллин катнашты.

Илгиз Хәйруллин һәм кичә Казанга килгән Владислав Гриб ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинны бишенче мәртәбә чемпион титулын яулаган “Зенит-Казан” клубының чираттагы җиңүе белән котлады. Очрашуда катнашучылар республикада профессиональ һәм массакүләм спортны үстерү, шулай ук 2013 елгы Универсиадага әзерлекнең барышы хакында фикер алышты.

Владислав Грибның сүзләренә караганда, Татарстан Иҗтимагый палатасы Россия төбәкләрендәге шундый структуралар арасында иң абруйлы һәм уңышлы эшләүче иҗтимагый институтларның берсе. Үз составының өчтән берен һәм кайбер башка вәкаләтләрне мөстәкыйль рәвештә формалаштыруы - Татарстан палатасындагы яңалыкларның берсе.

“Без Татарстан Иҗтимагый палатасына мөстәкыйльлек бирүдән курыкмадык, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Кабул ителә торган барлык закон проектлары да палатада иҗтимагый экспертиза уза. Палатада эшләүчеләрнең һөнәри дәрәҗәсе үскәннән-үсә, безгә җитди рәвештә әзерләнгән төзәтмәләр килә”. Владислав Гриб билгеләп үткәнчә, Татарстан муниципаль берәмлекләрендә җирле иҗтимагый советларның тәҗрибәсе дә ихтирам уята.

Очрашу барышында парламент башлыгы республикада гражданнар җәмгыятен формалаштыруда мөһим роль уйнаучы башка иҗтимагый һәм дәүләт институтлары – Татарстан Халыклары ассамблеясы, ТР Хисап палатасы, Якташлык җәмгыятьләре координация советы эшчәнлекләренә дә игътибар юнәлтте. Россия Иҗтимагый палатасы вәкиленең сүзләренә караганда, Татарстанда хакимият һәм җәмгыять арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыру өчен системалы һәм җентекле эш алып барыла. Бүген Владислав Гриб республиканың коммерцияле булмаган оешмалары эше өчен җаваплы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен үткәрелүче семинарда катнашачак. “Хакимият органнары һәм коммерцияле булмаган оешмаларның үзара хезмәттәшлеге” дип исемләнгән семинар ТР Дәүләт Советы мәйданчыгында уза.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге