«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең IV утырышында катнашучылар резолюция кабул иттеләр

12.11.2018

Махачкала шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дагыстан Республикасы Башлыгы Владимир Васильев рәислегендә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең IV утырышында катнашучылар тиешле резолюция кабул иттеләр.

Резолюциядә билгеләп үткәнчә, дөнья хәлләре кискенләшкән шартларда Россия һәм ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлек аерым әһәмияткә ия, ә конструктив диалог һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен шартлар тудыру кирәкле шәкелгә әверелә.

«Экстремизмга каршы көрәш хәзерге заманның мөһим тәшкилияте икәнне истә тотып, эшнең кулланылучы чараларына идеологик, белем бирү характерындагы чараларны өстәүне максатка яраклы дип саныйбыз. Безнең мөһим бурычыбыз – сугышчан радикализм һәм террорчылык таралуга каршы тору гына түгел, беренче чиратта бу җинаятьчел идеяләрнең таралуына каршы торырлык превентив эш тә.

Шуңа бәйле рәвештә, утырышта катнашучылар уртак Россия-мөселман «Киләчәк лидерлары академиясе» булдыру турындагы тәкъдимне  бертавыштан хупладылар, алар фикеренчә, бу Академия террорчылыкка каршы көрәшне көчәйтү белән бергә, иң мөһиме, радикаль идеяләр барлыкка килүгә һәм таралуга каршы торырлык кешеләр әзерләргә ярдәм итәчәк. Бу проект Якын Көнчыгыштагы ситуацияне тотрыкландыру өчен генә түгел, тулаем бөтен дөньяда киеренкелекне киметү өчен дә әһәмиятле».

Утырышта катнашучылар Россия инициативасын югары бәяләделәр һәм Мәскәү киләчәктә дә ислам дәүләтләре проблемаларын хәл иткәндә конструктив роль уйнар дип ышаныч белдерделәр. Барлык делегатлар да Россия Федерациясенә, шәхсән «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Дагыстан Республикасы Башлыгы Владимир Васильевка кунакчыллыклары һәм форум эшен әйбәт оештырулары өчен рәхмәт белдерделәр.     


ТР Президенты Матбугат хезмәте