Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры, Россия Синхрон йөзү федерациясе вице-президенты Татьяна Покровская белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Очрашу барышында яклар республикада спорт үсеше мәсьәләләре, Татарстанда халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышларын уздыру тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.
Очрашуда Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов та катнашты.