Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдиновка Россия Федерациясе дәүләт бүләге – Мактау ордены тапшырды.
Тантана Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, орден Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 21.08.2018 № 488 Указы нигезендә тапшырыла.
Альберт Шиһабетдиновка Мактау ордены «хезмәттә ирешкән уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күп еллык намуслы эше» өчен бирелә.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Альберт Шиһабетдиновның хезмәт юлы – хезмәт сөючәнлекнең, үз эшенә бирелгәнлекнең, принципиальлекнең ачык мисалы. Ул шулай ук Альберт Шиһабетдиновның идарә итү талантын, республика нефть химиясе комплексы алдында торган катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алу сәләтен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген «ТАИФ» компанияләр төркемендә 44 меңнән артык кеше эшли, якынча икътисадка инвестицияләрнең 12%ы , 13% берләштерелгән бюджетка кертемнәр бу компаниянеке.
Татарстан Президенты шулай ук «ТАИФ» комапниясенең хәйрия эшчәнлеген дә югары бәяләде.
Үз чиратында Альберт Шиһабетдинов бүләк өчен рәхмәт әйтте.
Чарада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «ТАИФ» АҖ Директорлар советы рәисе, «ТАИФ» ААҖ генераль директорының җитештерү- коммерция эшчәнлеге буенча урынбасары Рөстәм Сүлтиев һәм башкалар катнашты.