Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы комплексын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов күтәрде.
Киңәмшәне муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Николай Титов хәбәр иткәнчә, республика авыл хуҗалыгы комплексында нәтиҗәлекне һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру бурычын үтәүдә кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе иң мөһиме. Аның сүзләренчә, авыл җирлегендә яшәүче 907 мең кешенең 8 проценты гына авыл хуҗалыгы производстволарында эшли, шулардан 11 меңе төрле дәрәҗәдә белгечләр һәм җитәкчеләр.
Монна тыш азык-төлек һәм эшшкәртү сәнәгатендә шәһәр һәм районнарда 34 меңнән артык кеше эшли. Шул ук вакытта авылларда белгечләр белән тәэмин ителеш 80 %тан 94 процентка җитә. Бигрәк тә технолог белгечләргә йөкләнеш артты - агрономнар һәм зоотехникларга.
Гомумән төрле юнәлешләрдә дефицит 750 белгечлән артык. Югары белемле белгечләр саны да кими - 3 елда 7 процентка кимеде.
Үсемлекчелектә массакүләм профессияләрдә ихтыяҗ - 977 кешедән артык (6%), терлекчелектә - 866 кеше тирәсе (5%). Яшь белгечләрне җәлеп итүдә дә, республикада ике аграр югары уку йорты, 18 урта махсус белем бирү оешмасы, 7 ресурс үзәк булуга карамастан, катлаулы вәзгыять. Авылларда 30 яшькә кадәр яшьәр өлеше соңгы өч елда бары 10 % тәшкил итә, ә пенсия яшеннән олыраклар саны 2014 елдагы 7 %тан 2018 елда 10 процентка кадәр артты.
Николай Титов хәбәр иткәнчә, авылларда укуны тәмамлаучыларны җәлеп итү һәм калдыру өчен республика бюджетыннан ярдәм чаралары бар. Яшь белгечләргә - югары уку йортын тәмамлаган белгечләргә 300 мең сум, урта белем алганнарга 150 мең сум.
2014 елдан максатчан мотивацияле әзерләү механизмы тергезелде: студент авыл хуҗалыгы предприятиесе стипендиаты була һәм шунда эшләргә кайт, бу килешүдә теркәлә. Бүгенге көнгә студентлар һәм эш белән тәэмин итүчеләр арасында 200ләп килешү имзаланды, әмма бу җитәрлек түгел.
Николай Титов хәбәр иткәнчә, стипендиат булырга теләүче 1-3 курс стулентлары бар, ул районнар башлыкларына һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә әлеге мәсьәләдә актив булуны тәкьдим итте.
Ел саен 3,5 меңләп авыл хуҗалыгы комплексы хезмәткәре квалификацияләрен артыра. Яңа технологияләр буенча аграр университет оештырган онлайн курслар эшли. Мәктәпләрдә дә курслар бар.
"Бу кадрларны җәлеп итәргә ярдәм итәр дип ышанабыз, - диде Николай Титов. - Уңышлы үрнәкләр бар - Югары Ослан районында Матюшино урта мәктәбендә профессиональ белем бирү үзәге эшли".
Министр урынбасары фикеренчә, предприятиеләр әзер белгечне көтеп утырмыйча, аны студент чагыннан әзерләргә тиеш.
Яшь белгечләрне җәлеп итүдә торак белән тәэмин итү мөһим. Махсус федераль программа бар. Федераль һәм республика бюджеты акчаларына ел саен 300-400 гаилә ел саен торак белән тәэмин ителә. Шул ук вакытта чиратта 5 мең гаилә тора, ел саен алар саны арта.
Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, вузлар вәкилләреннән эш төркемен булдырырга йөкләде, алар АПК нда белгечләр белән тәэми ителеш вәзгыятен анализларга тиеш. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яшь белгечләр теләп авылга катырга тиеш. "Тиешле хезмәт хакы, дәүләт ярдәм булмаса, алар кайтмый, - диде ул. - Терлекчелек һәм үсемлекчелектә хезмәт җитештерүчәнлеген өйрәнергә кирәк. Яшь белгечләргә социаль пакет, торак кирәк. Бу өлкәдә гомумән комплекслы ярдәм кирәк. Авылда агрономнар, табиблар булмаса, ничек эшләргә? Без аңларга тиеш: 15 мең сумга белгечләр авылда калмый". Шулай ук Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, район башлыкларына шәһәрдән авылга беркемнең дә кайтмавын аңларга кирәк, райондагы яшьләр үз районнарына эшкә катырга тиеш".