Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан белән "Интеза" банкының уртак проектлары күбрәк булырга тиеш"
17.04.2012Татарстан җитәкчелеге “Интеза” банкының республикада кече һәм урта эшмәкәрлек инфраструктураларын үстерүдә актив катнашуына өметләнә. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Интеза банкы” ЯАҖ Директорлар советы рәисе профессор Антонио Фаллико белән очрашуда белдерде. Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов, республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
Татарстан Президенты профессор Антонио Фаллико белән 2010 елда очрашуын искәртте. “Бу вакыт эчендә Татарстанда зур үзгәрешләр булды, безнең икътисад үсеш ала. Төбәк, бөтен ил тотрыклы үсеш алсын өчен банк системасы бик мөһим”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
ТР башлыгы “Интеза” банкы Татарстанның эре проектларына гына түгел, ә кече һәм урта бизнеска да ярдәм итәчәгенә өметләнүен белдерде. Шулай итеп, бүген “Интеза” банкы һәм “Химград” технополисы арасында килешү имзаланды. “Мондый килешүләр күп булыр дип өметләнәм”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов Антонио Фалликога мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Президенты “Интеза” банкының төп компаниясен республикадагы киңкүләмле проектларны финанслауга җәлеп итү мөмкинлекләрен карарга вәгъдә итте. “Иң мөһиме – кече һәм урта бизнес инфраструктурасы үсеше”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
“Россиядә бизнес ачарга теләүче Италия эшмәкәрләре бизнес-делегациясен алып килсәгез рәхмәтле булыр идек, - дип белдерде ТР Президенты. – Сез аларны алып килә, бизнес ачу өчен кредит бирә алыр идегез, ә без эшләү өчен шартлар тудырачакбыз.
Р.Миңнеханов очрашуга нәтиҗә ясап, “Интеза” банкы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде. “10 ел бергә эшләү – шактый вакыт, без бер-беребезне яхшы беләбез. Безнең уртак проектларыбызның саны артырга тиеш”, - дип белдерде Татарстан Президенты.
ТР Президенты матбугат хезмәте