Рөстәм Миңнеханов: "UBS банкы Татарстанда кызыклы проектлар табарга мөмкин"

17.04.2012

Татарстанда гамәлгә кую планлаштырылган киңкүләмле инвестиция проетклары “UBS” банкы өчен кызыклы булыр иде. Бүген бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “UBS” банкының баш директоры Николас Йордан җитәкчелегендәге делегация белән очрашуда белдерде. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Ак Барс Банк” ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин катнашты.

Очрашуда Николас Йордан белдергәнчә, бүген делегация әгъзалары “Ак Барс” банкы һәм “ТАИФ” ААҖ җитәкчелеге белән очрашты һәм перспективалы эшлекле мөнәсәбәтләр буенча фикер алышты. “Без шулай ук республика өчен озак вакытлы финанслар җәлеп итү буенча хезмәтләр тәкъдим итә алабыз”, - дип мөрәҗәгать итте ул Рөстәм Миңнехановка.

Республика җитәкчелеге консерватив финанс сәясәт алып бара һәм агымдагы эшчәнлек өчен акча алмый дип белдерде ТР Президенты. Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан киңкүләмле проеткларны гамәлгә ашыру өчен ихтыяҗ булса акча алып торырга әзер. “Мондый мәсьәләләрне “Связьинвестнефтехим” ААҖ аша хәл итәбез, сезгә дә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикерләшү зарур”, - дип мөрәҗәгать итте Николас Йорданга Рөстәм Миңнеханов.

Республика башлыгы делегация әгъзаларына ТР Инвестиция үсеше агентлыгы белән хезмәттәшлек итү юнәлешләре буенча фикер алышырга киңәш итте.

“Сезнең банк бөтен дөньяга танылган һәм безнең компанияләр сезнең белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Кайбер проектлар сезнең өчен кызыклы булыр дип уйлыйм”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов очрашу ахырында делегация әгъзаларына.

ТР Президенты матбугат хезмәте