Рөстәм Миңнеханов Россия белән Казахстан арасында XV төбәкара хезмәттәшек форумы эшендә катнаша

09.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петропавловскта Россия белән Казахстан арасында XV төбәкара хезмәттәшек форумы эшендә катнаша. Чара темасы - "Казахстан һәм Россия туризмы үсешендә яңа алымнар һәм тенденцияләр". 

Искәртик, форум ике дәүләт башлыгы катнашында уза - Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев. 

Форум алдыннан Владимир Путин һәм Нурсолтан Назарбаев туризм өлкәсендә уртак программалар мөмкинлекләренә багышланган күргәзмәне карадылар. Шулай ук ике ил җитәкчесе очрашып, Россия-Казахстан багланышларының актуаль мәсьәләләре турында сөйләште. 

Форумның пленар утырышындагы чыгышында Владимир Путин хәбәр иткәнчә, "актив төрле планлы төбәкара элемтәләр илләребез арасында дуслыкны һәм үзара файдалы партнерлыкны ныгытуда, Россия-Казахстан мөнәсәбәтләренең бөтен комплексын үстерүдә бик мөһим роль уйныйлар". 

"Әле генә без Казахстан Президенты белән элемтәләрне алга таба киңәйтү өчен мөмкинлекләр турында сөйләштек. Әлбәттә, сәүдә-икътисадый өлкәгә аеруча игътибар иттек, - диде Владимир Путин. - Россия белән Казахстан икътисадлары үзара тагын да бәйләнгән, интеграцияләнгән булуын билгеләдек, тармаклар буенча элемтәләр тирәнәя, кооперацияләр. Евразия берлеге һәм БДБ кысаларында Казахстан партнерлары белән хезмәттәшлек итәбез, товарлар һәм хезмәт күрсәтү әйләнешенә киртәләрне бетерүдә бергәләп эш алып барабыз. 2017 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше җитди 30 процентка артты, 17,2 миллиард доллардан артып китте". 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. kremlin.ru сайты материаллары кулланылды