Татарстан Президенты "КНИАТ" ААҖндә булды
17.04.2012Бүген Татарстан Президенты “Казан авиация технологияләре фәнни-тикшеренү институты” – Инновацион-технология үзәге”ндә булды. Рөстәм Миңнеханов “Казан авиация технологияләре фәнни-тикшеренү институты” территориясендә эшләнгән һәм җитештерелгән продукция үрнәкләре урын алган күргәзмә белән танышты, “Высота” ҖЧҖ цехында һәм “ЭлеПС” ҖЧҖндә булды.
“Высота” ҖЧҖ авиация техникасына җир өстендә хезмәт күрсәтү буенча заманча яңа чаралар эшләү һәм сынау; эксплуатация оешмаларына Ми-8/Ми-8МТ вертолетлары өчен запас частьләр җитештерү һәм китерү белән шөгыльләнә.
“ЭлеПС” ҖЧҖ эндохирургия техникасы җитештерүдә Россиянең әйдәп баручы компанияләреннән санала.
ТР Президенты матбугат хезмәте