Рөстәм Миңнехановка Томскта НИОСТ фәнни үзәгенең соңгы эшләнмәләрен күрсәттеләр

08.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов химия технологияләре өлкәсендә «СИБУР-Томскнефтехим» (НИОСТ) фәнни-тикшеренү оешмасының соңгы эшләнмәләре белән танышты.

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Томскта эш сәфәрендә.

НИОСТ – Томскта техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасының беренче резиденты. Фәнни үзәк нефть химиясе синтезы һәм катализы, пластик массалар һәм алар нигезендә компаундлар өлкәсендә эшләнмәләрне гамәлгә ашыра.

«Бүген НИОСТ – 216 хезмәткәр, шуларның 20 процентының гыйльми дәрәҗәсе бар, - диде үзәкнең генераль директоры Юрий Казаков. – Бер өлеше Татарстан Республикасы югары уку йортларын тәмамлаган югары квалификацияле персонал булганга үзәк уңышларга ирешә, без елына 100дән артык фәнни проект эшлибез».

Татарстан Республикасы Президентына СИБУРның хәзерге вакытта гамәлгә ашырылучы проектлары турында сөйләделәр, химия сәнәгате өлкәсендәге эшләнмәләрне тәкъдир иттеләр.  

Рөстәм Миңнеханов лаборатория бүлмәләрен һәм сынау җайланмаларын карап чыкты, төрле юнәлешләр җитәкчеләре белән сөйләшеп торды. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республика каучуклар һәм пластмассалар өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыруда НИОСТ белән хезмәттәшлек итәргә тели.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.