Рөстәм Миңнеханов ГЛОНАСС системасын файдаланып навигация-мәгълүмат системаларын куллынылышка кертү мәсьәләләренә багышланган видеокиңәшмәдә катнашты
17.04.2012Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ төбәкләренең социаль-икътисади үсеше мәнфәгатьләрендә ГЛОНАСС системасын файдаланып навигация-мәгълүмат системаларын куллынылышка кертү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Мәскәүдән төбәкләр белән видеоэлемтә ярдәмендә оештырылган киңәшмә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Владислав Сурков рәислегендә узды.
Владислав Сурков белдергәнчә, федераль һәм халыкара әһәмияттәге транспорт коридорлары уза торган территорияләрдә ГЛОНАСС системасын файдаланып, навигация-мәгълүмат системаларын кулланылышка кертү гаять мөһим. Ул транспорт коридорларын мобиль элемтә белән тулысынча каплау турында Россия Хөкүмәте карары әзерләнүен җиткерде. Хөкүмәт рәисе урынбасары якындагы ел ярым-ике ел эчендә хәл ителергә тиешле бурычларга да тукталды. Аның сүзләренә караганда, барлык “ашыгыч ярдәм” машиналарына, шулай ук, мәктәп автобусларын да кертеп, җәмәгать транспортына ГЛОНАСС җиһазлары урнаштыру ниятләнә. Ул әлеге бурычларны хәл итүдә федераль бюджетның катнашу мөмкинлеген искәртте. Россия вице-премьеры моннан тыш, төбәкләрдә бу бурычларны чишүгә бизнесны да җәлеп итү тәкъдимен кертте. “Бу югары технологияләр базары, алга таба ул табыш китерәчәк”, - дип искәртте Сурков.
Видеоконференция барышында киңәшмәдә катнашучылар төбәкләрдә ГЛОНАССС системасын файдаланып, технологияләрне файдалануга кертүнең гомуми торышы турында фикерләшеп, тәҗрибә уртаклашты.
Видеокиңәшмәдә ГЛОНАССның җир өсте инфраструктурасы үсеше хакында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышы тыңланды. Татарстан башлыгы, аерым алганда, республикада “ГЛОНАСС+112” системасының Мәгълүмат технологияләре үзәге тарафыннан эксплуатацияләнүен, Эчке эшләр, Сәламәтлек саклау, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыкларының аны эшләрендә генә файдалануын искәртте. Президент, шул рәвешле, Татарстанда ведомстволар арасында багланыш җайга салынуына игътибар юнәлтте. Татарстан территориясендә “ГЛОНАСС+112” системасына дежур-диспетчерлык хезмәтләренең 455 бүлекчәсе ялганырга тиеш. Бүгенге көндә шуның 268 е ялганган. ГЛОНАСС-җиһазлар белән барлыгы ашыгыч хезмәтләргә караган 5 меңгә якын автомобиль җиһазландырылырга тиеш. Бүгенгә җиһазланышны 3251 автомобиль үткән. “112” номерына Казанда көненә чама белән 40-50 мең шалтырату кабул ителә. Һәр бишенче шалтырату теркәлү һәм чаралар күрү белән тәмамлана”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Президент һәр бишенче хәтәр хәлнең ике яки аннан күбрәк ашыгыч хезмәт эшчәнлеген таләп итүен ассызыклады. Аның белдерүенчә, казанлыларга аерым хәлләр уңаеннан “112” хезмәтенә бер тапкыр мөрәҗәгать итү җитә, хәбәр алынуга кирәкле барлык хезмәтләр үзләре чара күрә. Рөстәм Миңнеханов бүген системаның Казанда гына эшләвен, киләчәктә бу исемлеккә Чаллының да кушылачагын хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ГЛОНАСС ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның фотофиксация системасын куллану хакында да мәгълүмат бирде. Ул республикада әлеге системаның үсештә булуын, 2011 елда аның ярдәмендә 1 млрд сумнан артык суммага административ беркетмә тутырылуын җиткерде. Фотофиксация буенча традицион җиһазларның шулай да җитешсезлекләре бар: прибор хәрәкәт тизлеген бер ноктада контрольдә тота, ә аңа кадәр һәм аннан соң ничек телисең, шулай йөрергә була. Хәзер Казандагы IÒ-паркта “Автодория” компаниясе тарафыннан ГЛОНАСС өстенлекләренә нигезләнеп яңа система эшләнгән. Системадагы һәр җиһаз кәрәзле элемтә ярдәмендә хисаплау үзәге белән һәрдаим элемтәдә тора, автомобильләрнең дәүләт номерларын үзе таный.
Рөстәм Миңнеханов “Автодория” системасының РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шуваловка, РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевкә презентацияләнүен дә искәртте. Ул “Росстандарт” тарафыннан рәсми легитим чара сыйфатында раслау да узган. Һәр төбәккә үз системасын эшләү мәҗбүри түгел, дип саный Татарстан башлыгы. ТР Президенты М7 федераль трассасын (Мәскәүдән Түбән Новгород һәм Казан аша Уфага кадәр) җиһазландыру буенча тәҗрибә проектында “Автодория” системасын файдалану мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казан IÒ-паркы базасында “ГЛОНАСС+112” системасын файдалану мәсьәләләренә багышланган махсус семинар оештыру тәкъдимен кертте.
Владислав Сурков эчтәлекле чыгышы өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдереп, мондый семинарның барлык төбәкләр өчен актуаль булуын ассызыклады.
Видеокиңәшмә кысаларында шулай ук төбәкләрнең икътисади һәм хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен ГЛОНАСС системасын файдалану һ.б. хакында сүз барды
ТР Президенты матбугат хезмәте