Бүген Казан Кремлендә республика үсешенә лаеклы өлеш кертүче бертөркем хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр

17.04.2012

Бүген Казан Кремлендә республиканың социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүче бертөркем хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр. Кремльнең Ак залында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Татарстан Президенты залда утыручыларны сәламләп, республикада ирешелгән уңышларны барлап узды, бүген гамәлгә ашырылучы программаларга тукталды. Ул Татарстанның башка төбәкләр арасында үзен лидер буларак танытуын, кичә РФ Президенты Дмитрий Медведев белән очрашу барышында илбашының республикада бара торган процессларга югары бәя бирүен искәртеп узды. “Яңа технологияләр кертеп, күп бурычларны хәл итәбез. Бу безнең уртак эшчәнлегебез, бүген бу эшчәнлекнең билгеле бер этабына нәтиҗәләр ясыйбыз”, - диде Президент. Рөстәм Миңнеханов 2011 ел йомгакларының республика өчен яхшы булуын, тулай төбәк продукты һәм сәнәгатьтә җитештерү күләмнәре буенча Татарстанның илдә бишенче позиция биләвен, социаль проектларны гамәлгә ашыруда, аерым алганда, торак төзелеше буенча да җитди позициядә баруын искәртте. Республика башлыгы 13 меңнән артык баланы балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән “Бәләкәч” программмасының уңышлы үтәлешен, күпкатлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасының берничә ел дәвам итүен, бүген балалар туклануы, мәктәпләрне ремонтлау программаларының гамәлгә ашырылуына басым ясап, һәр тармакта уңай үзгәрешләр баруы хакында сөйләде. Президент сәнәгать өлкәсендәге “АММОНИЙ” кебек масштаблы проектларны да барлап узды, “Алабуга” МИЗ ында гамәлгә ашырылучы проектларга тукталды. “Республикада булган барлык потенциалны берләштерү реаль нәтиҗтәләр бирә”, дип саный Президент.
Бүген залга җыелган 50 кеше арасында дәүләт эшлеклеләре дә, предприятие җитәкчеләре, банкирлар да, табиблар, мөгаллимнәр, авыл хуҗалыгы белгечләре, метеорологлар, слесарьлар, эретеп ябыштыручылар һ.б. бар иде.
РФ дәүләт бүләкләрен алучыларның берсе - ТР Милли банкы рәисе Евгений Богачев. Ул IVдәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденына лаек булды. Шушындый ук бүләкне Президент кулыннан “Азнакайнефть” нефть, газ чыгару идарәсе операторы Геннадий Назаров та алды. ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионовага I дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале тапшырылды. “Буинскгаз” эксплуатация-җитештерү идарәсенең газ хуҗалыгы слесаре Александр Громов, “Кама автомобиль юллары һәм аэродромнар төзелеше тресты”ның төзелеш идарәсе машинисты Михаил Малов, “Казаньгоргаз” эксплуатация-җитештерү идарәсе слесаре Рафилә Фәсхетдинова, “Газпром трансгаз Казан” җәмгыятенең эретеп ябыштыручысы Александр Цырульников Президент кулыннан II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медальләрен алды. Бертөркем алдынгыларга “РФ атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре”, “РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “ РФ атказанган табибы”, “РФ атказанган метеорологы”, “РФ атказанган конструкторы” дигән мактаулы исемнәр алуын раслаган таныклыклар, күкрәк тамгалары тапшырылды.
Татарстанның дәүләт бүләкләренә лаек булучыларның дистәдән артыгы исә “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Алар арасында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгат Абдуллин, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская, ТР Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Александр Юртаев, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин, Биектау районындагы “Гыйльметдинов Р.З” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәфыйк Гыйльметдинов һ.б. бар. Президент шулай ук ТР атказанган фән эшлеклесе, республиканың атказанган сәнгать, мәдәният, югары мәктәп, сәламәтлек саклау хезмәткәре, атказанган архитектор, төзүче, укытучы, ветеринар табиб, энергетик, нефтьче, эколог, артист, урманчы, икътисадчы дигән мактаулы исемнәргә лаек булган бертөркем хезмәткәрләргә күкрәк билгеләрен һәм таныклыклар тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов залга җыелган алдынгыларга хезмәтләре, республика үсешенә керткән өлешләре өчен зур рәхмәт белдерде. “Алда да уңышларыбыз күп булыр әле, моның өчен күп эшләргә кирәк булачак”, - ди Президент.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы