Рөстәм Миңнеханов «Спорт индустриясенә инвестицияләр» дәүләт-хосусый партнерлык буенча II тармак форумында: Спорт объектларын төзүгә шәхси инвесторларны җәлеп итәргә кирәк

07.11.2018

Бүген Казанда «Спорт индустриясенә инвестицияләр» дәүләт-хосусый партнерлык буенча II тармак форумының пленар утырышы узды. 

Форумны "Казан-Арена" футбол стадионында үткәрделәр. 

Чарада Россия спорт министры Павел Колобков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, спорт өлкәсеннән федераль һәм республика чиновниклары катнашты. 

Форумда сөйләшелә торган тема бик әһәмиятле, диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. Аның сүзләренчә, бүген һәр төбәк өчен дәүләт-хосусый партнерлык мәсьәләләре һәм алымнары бик кирәкле. 

"Татарстан спорт һәм физик культура үсеше өлкәсендә регион-лидерлар арасындаю Безнең эре спорт чараларын үткәрүдә тәҗрибәбез зур, шул исәптән 2013 елгы Универсиада, 2015 елгы су спорт төрләре бөенча дөнья чемпионаты, 2017 елгы Конфереацияләр Кубогы, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары һәм бик күп башка чаралар", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, агымдагы елда республикада 800дән артык спорт чарасы уздырылды, һәм иң әһәмиятлесе, әлбәттә, футбол буенча дөнья чемпионаты. "Белгечләр исәпләве буенча футбол буенча дөнья чемпионатыннан гомуми икътисадый нәтиҗә - 11 млрд сум тирәсе. Ягъни спорт туризм, инфраструктура төзелеше тармакларына ярдәм алымнарын булдыра", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Спорт инфраструктурасының мирас булып калуы бик әһәмиятле, диде Рөстәм Миңнеханов, 2013 елгы Универсиада - халыкта бик кирәкле һәм актив кулланыла торган 49 спорт объекты ул. бу бассейннар, стадионнар һәм иң мөһиме - Универсиада авылы. Иң төп объект дип ул 45 мең урынлык "Казан-Арена"ны атады, һәм төзелеш чорында ук стадионның киләчәк кулланылышы концепциясе сайланылды, бу инвесторларны җәлеп итәргә һәм бөтен мәйданнарын тутырырга ярдәм итте, дип ассызыклады. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген "Казан-Арена" стадионы татарстанлылар өчен ял итү урыны. "Биз белгәнчә, елына биредә 20 уен уза, калган вакытта да стадион эшләргә тиеш. Бүген монда буш мәйданнар юк. Буш урыннарны пыяла белән бүләләр, һәм якын арада бизнесны җәлеп итәчәк тагын 8 мең кв. метр мәйдан оештырыла. Һәм бүген стадион 100 млн сумга якын акча эшли, бу бик яхшы дип саныйм", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Ышанам, бу форум кысаларында бик күп кирәкле һәм файдалы тәкъдимнәр яңгырар. Безгә башка төбәкләрдә спорт объектларында эш ничек алып барылуы кызыклы. Спорт - ул сәламәтлек, ышанам, спортта акча эшләп була. Беренче чиратта, безнең спорт объектларын йөкләргә кирәк, эшләтергә кирәк. Икенчесе - тагын да катлаулырак бурыч - спорт объектларын төзүгә шәхси инвесторларны җәлеп итәргә кирәк", - диде ТР Президенты. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.