Рөстәм Миңнеханов: Казанның экорайонын нәтиҗәле үстерү бөтен республика өчен зур әһәмияткә ия

07.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең экорайоны концепциясен һәм мастер-планын эшләүгә халыкара ачык конкурста җиңүчеләрне сайлап алу буенча конкурс комиссиясенең йомгаклау утырышында катнашты.

Чара Казан Ратушасында узды, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, «Центр» стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры Сергей Георгиевский, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты

Искәртәбез, конкурс Казанның Киров районындагы Аракчино торак массивы янәшәсендә урнашкан 759 га җир кишәрлеген үстерү проектын әзерләүгә юнәлгән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, конкурсны оештырганда куелган бурыч – территорияне мөмкин кадәр сыйфатлы һәм нәтиҗәле үзләштерү. Әлеге максатка ирешү өчен конкурс уздыруның халыкара форматы сайлап алынган, бу эшкә Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә экспертлар җәлеп ителгән.

Әлеге проект республика өчен зур әһәмияткә ия, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, кишәрлекне үзләштерүдән килгән акчалар Татарстан банклары банкротка чыгу аркасында зыян күргәннәргә ярдәмгә юнәлдереләчәк.  

Шул ук вакытта бу эшне алып бару табыш алуга гына кайтып калырга тиеш түгел, диде Татарстан Республикасы Президенты.«Әлеге кишәрлек шәһәрнең мөһим өлеше булып тора. Гражданнар тормышы өчен заманча уңайлы территория булдырырга кирәк. Булган табигать ландшафтын мөмкин кадәр саклап калырга кирәк. Бу – уникаль урын», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов игълан ителән эшләрнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте һәм барлык катнашучыларга, экспертларга һәм жюри әгъзаларына рәхмәт белдерде.

Казан мэры Илсур Метшин белдергәнчә, бу – шәһәр һәм республика өчен генә түгел, илнең архитектура бергәлеге өчен дә уникаль проект.

Конкурста катнашу өчен 20 илдән 122 кеше теркәлгән. Жюри 47 конкурс заявкасын караган. Бәяләүләр буенча өч консорциум-финалист ачыкланган. Бүген утырышта һәр команда үз проектын тәкъдир итте.  

Конкурста җиңүчеләр бүген махсус матбугат конференциясендә игълан ителәчәк.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.