Рөстәм Миңнеханов "Татарстан - безнең йортыбыз" фестиваленең гала-концертында: Бергә булганда, дус һәм тату яшәгәндә генә, без көчле

04.11.2018

Татарстан Республикасында тынычлык һәм тату тормыш, халыклар телләрен, мәдәниятларын һәм традицияләрен саклау һәрчак иң өстенлекле максатыбыз. Шул максаттан дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, мәдәният учреждениеләре төзелә, халык коллективлары үсешенә шартлар булдырыла. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан - безнең йортыбыз" республика этно-мәдәни фестиваленең гала-концертында белдерде. 

Фестиваль Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры мәйданында Халык бердәмлеге көне уңаеннан уздырылды. 

Быел фестиваль бишенче кат үткәрелә. Анда Татарстанда яшәүче халыкларның музыкаль һәм бию иҗатын тәкъдим итүче үзешчән һәм профессиональ башкаручылар, иҗади коллективлар чыгыш ясый. 

Фестивальдә катнашучылар биш номинациядә осталыкларын күрсәтәләр: вокла, хореография, сәнгатьле сүз, инструменталь башкару, фольклор. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, православие руханилары, башка конфессияләр вәкилләре катнашты. 

"Бүген республиканың төп сәхнәсендә иң яхшы иҗади коллективлар чыгыш ясый. Халык традициялəрен саклау, тел һəм мəдəниятне үстерү - төп максатыбыз. Шул максаттан дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, мәдәният учреждениеләре төзелә, халык коллективлары үсешенә шартлар булдырыла. Татарстан халыклары ассамблеясы республикада 220дән артык милли-мәдәни оешмаларны берләштерә. Елдан-ел аның филиаллары һәм вәкиллекләре челтәре киңәя - Дуслык йортлары һәм милли-мәдәни үзәкләр ачыла. Әлеге эштә Бөтендөнья татар конгрессы, Рус милли-мәдәни берлеге. башка оешмалар роле зур. Әхлаклылык тәрбияләүдә күп эш эшләнә. Әлеге эш Диния нәзарәте, Рус православие чиркәве, башка конфессияләр белән берлектә башкарыла". 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Казанда изге благоверный князь Петрга һәм княгиня Феврониягә һәйкәл ачылды. Ул җәмгыяттә гаилә әһәмиятен символлаштыра. 

Гала-концерт кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.