Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов изге благоверный князь Петр һәм княгиня Феврониягә һәйкәл ачу тантанасында катнашты.
Һәйкәл Казанның Чистай урамында ачылды.
Искәртик, Казанда изге Петр һәм Феврониягә һәйкәл ачу турында карарны Рөстәм Миңнеханов 2015 елның июнь аенда кабул итте. Һәйкәл куюны Рус милли-мәдәни берлек тәкъдим итте.
Һәйкәл эскизына конкурс оештырылды, анда 11 катнашучы 22 төр эскиз тәкъдим итте. Сынчы Петр Добаев тәкъдиме җиңде.
Рөстәм Миңнеханов тантанада Халык бердәмлеге көне белән һәм Казанда әлеге һәйкәл ачылу белән котлады.
"Безнең хезмәттәшләр Рус милли-мәдәни берлеге ярдәмендә биредә гаилә һәм вөҗданлык символы барлыкка килде. Аларга чын күңелдән әлеге идея өчен рәхмәт. Минем фикеремчә, гаилә хакы безнең өчен - иң мөһиме".
“Гаилә – ул дәүләт нигезе, ә ныклы гаилә - нык дәүләт ул. Билгеле, без заманча җәмгыятьтә көчебездән килгән кадәр гаилә кыйммәтләрен үстерергә тиешбез”, - диде Татарстан Президенты.
Татарстан митрополиты Феофан Татарстан җитәкчелегенә православие изгеләренә, традицияләргә игътибарлы һәм сак карашта булган өчен рәхмәтен белдерде.
Митрополит Феофан сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов - чын күңелдән эшләнә торган һәр яхшы эшне хуплый.
Миторополит чарада мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашуын да искәртте.