Татарстанда күп фатирлы торак йортларда капремонт буенча 440 объектта эшләр төгәлләнгән

03.11.2018

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында  2018 елның 1 ноябренә 440 объектта эшләр төгәлләнгән. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 230 күп фатирлы торак йорт кабул ителгән.

Бу мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Искә төшерәбез, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасында 43 район катнаша (Әлки һәм Чүпрәледән тыш). 216 меңнән артык гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырылган.

Алексей Фролов сүзләренчә,  2019 елда ремонтланачак йортларның исемлеге төзелә, киләсе елның программасы формалаштырыла.

Белем бирү объектларын капиталь ремонтлауга килгәндә, 2018 ел исемлегенә 28 гомумбелем бирү оешмасы һәм 94 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе керде. 94 объектның 77сендә эшләр тәмамланган. Бүгенге көндә 17 балалар бакчасында капиталь ремонт дәвам итә.

Мәдәният объектларын капиталь ремонтлау буенча эшләр 6 объектта дәвам итә. 36 объектта эшләр төгәлләнгән.

Республикада 1 ноябрьгә 10 социаль хезмәт күрсәтү объектында ремонт эшләре бара. 24 объектта эшләр төгәлләнгән.

Авыл хуҗалыгы объектларында да капиталь ремонт эшләре планлаштырылган. 61 машина-трактор паркында ремонт эшләре 95,11%ка үтәлгән; 116 ашлык чистарту комплексында 96,02% ремонт башкарылган; 217 сыер фермасында ремонт эшләренең үтәлеше 92,86% тәшкил итә; 11 яшелчә саклау бинасында ремонт эшләре 90,63%ка үтәлгән; 123 силос-сенаж траншеялары төзелеше 89,62%ка башкарылган.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.