Фәрит Мөхәммәтшин "Заступница Усердная" китап-альбомын тәкъдим итү мәҗлесендә катнашты

15.04.2012

Бүген Пасха бәйрәме көнне Казан Кремленең Благовещенье Соборында «Заступница Усердная» дип аталган китап-альбомны тәкъдим итүгә багышланган чара узды. Ул православие ядкәрләренең берсе - Казан Изге ана иконасын табу һәм аны данлау тарихына багышланган. Әлеге иллюстратив басма авторлар коллективының күпьеллык тикшеренүләр нәтиҗәсе булып тора һәм киң катлам укучыларга адреслана.

Китапның беренче нөсхасе ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинга да тапшырылды. Ул бүген соборга тормыш иптәше белән килгән иде.

Фәрит Мөхәммәтшин тантанадагы чыгышында Алексей II патриархы сүзләрен искәртте: “Ул бу икона белән бергә Татарстан һәм Россия җиренә тынычлык, иминлек һәм муллык кайта диде. Ул шулай булачагына ышанды һәм без дә ышандык. Иконаның миссиясе –саклау”.
ТР Дәүләт Советы Рәисе китапны нәшер итү идеясен гамәлгә ашырган хәйриячеләргә рәхмәт белдерде.

“Бу китап Росссиядә киң таралачак һәм Россиягә килгән православие динендәгеләр аны алырга омтылачак дип уйлыйм. Әлеге китап республика Дәүләт Советы китапханәсендә тиешле урын алачак дип вәгъдә итәм”, - дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастисийга Татарстанда төрле дин вәкилләре тату яшәсен дип тырышуы өчен рәхмәт белдерде.

Китап-альбом нөсхәләре ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтыновка, Татарстан прокуроры Кафил Әмировка, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга һ.б. тапшырылды.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге