ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ГАЗ” ААҖ Директорлар советы рәисе Зигфрид Вольф белән очрашты
13.04.2012Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ГАЗ” ААҖ Директорлар советы рәисе Зигфрид Вольф белән очрашты.
Зигфрид Вольф җитәкчелегендәге “ГАЗ” җәмгыяте вәкилләрен сәламләп, Татарстан Президенты элегрәк Тольяттида - Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында автомобиль тармагын үстерүгә багышланган Бөтенроссия киңәшмәсендә очрашуларны искә төшереп үтте. Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, автопром проблемалары бүген автомобиль төзелеше белән шөгыльләнүче барлык илләр өчен актуаль. “Тольяттида күтәрелгән мәсьәләләрнең күбесе Россия автомобиль сәнәгате өчен гаять әһәмиятле”, -дип искәртте ул.
ТР Президенты һәм “ГАЗ” ААҖ Директорлар советы рәисе очрашуда ике арада хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикерләште, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Зигфрид Вольф “ГАЗ” җәмгыятенең үсеш перспективаларына тукталып, Татарстан белән хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы булыр иде, дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов республика һәм аның ихтыяҗлары, машина төзелеше секторының үсеш мәсьәләләре белән кызыксынган “ГАЗ” ААҖ вәкилләренә рәхмәт белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте